Николай Антипов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: {{ТД → {{Туу датасы, {{ҮД → {{Үлем датасы using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 27:
Керәстиян гаиләсендә туган.
 
Адмиралтейство суднолар төзү заводының техник мәктәбен тәмамлый ([[Санкт-ПетербургПитырбур]], 1910), аннары {{comment|слисер|слесарь}} булып эшли. 1912-14 елларда [[Мәскәү]]нең төрле предприятиеләрендә эшли. 1912 дән [[РСДЭ(б)Ф]] әгъзасы, яшерен түгәрәкләр эшчәнлегендә актив катнаша. 1914 нең ноябрендә кулга алына, 1915 нең августында иреккә чыга. 1915-16 да Мәскәүдә «Динамо» заводында эшли, инкыйлаби эшчәнлеге өчен берничә тапкыр кулга алына. 1916 да [[Петроград]]та яшерен {{comment|басмаханәләр|типографияләр}} җитәкчесе. 1916 ның ахырыннан 1917 нең февраленә кадәр төрмәдә утыра. РСДЭ(б)Фнең Петроград кәмитите һәм [[Һелсингфорс]] оешмасы әгъзасы. 1917 елгы Апрель конференциясендә катнаша. 1917-18 дә {{comment|ХХЮШ| Халык хуҗалыгы Югары шурасы}} президиумы әгъзасы, Петроградта ЧК рәисе. 1919-20 дә [[РК(б)Ф]]нең Казан губерна кәмитите 1 нче сәркәтибе, губернаның ЧК һәм Башкарма кәмитите рәисе, Җөмһүрият запас армиясенең {{comment|Инкыйлаби хәрби шурасы|Реввоенсовет}} әгъзасы. 1921-24 тә {{comment|ҺББҮШ|Һөнәри берлекләрнең бөтенсоюз үзәк шурасы, ВЦСПС}} президиумы әгъзасы. 1925-27 елларда БК(б)Фның Урал һәм Ленинград өлкә кәмититләре сәркәтибе. 1928-31 дә ССРБның почта һәм телеграф халык кәмисәре, 1931-35 тә Эшче-керәстиян инспекциясе халык кәмисәре урынбасары, 1935-37 дә [[ССРБ ХКШ]] рәисе урынбасары.
 
1937 нең 21 июнендә кулга алына. ''«Контринкыйлаби террористик оешмада катнашу»''да гаепләнеп, ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән үлем җәзасына хөкем ителә. Икенче көнне үк атып үтерелә.