«Әхмәтзәки Вәлиди» битенең юрамалары арасында аерма

к
using AWB
к (Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Вена - Changed link(s) to Вена шәһәре)
к (using AWB)
}}
{{Портал|Шәхесләр}}
'''Әхмәтзәки Әхмәтша улы Вәлиди''' ({{lang-ba|Әхмәтзәки Әхмәтшаһ улы Вәлидов}}, эмиграциядә {{lang-tr|Ahmed Zeki Velidi Togan|}}) — [[башкорт]] милли хәрәкәте әйдаманы, [[галим]], тюрколог, фәлсәфә докторы, [[Манчестер университеты]]ның мактаулы докторы ([[1967 ел|1967]]).
 
== Тормыш юлы ==
Зәки Вәлиди [[1890 ел]]ның [[10 декабрь|10 декабрендә]] [[Уфа губернасы]] [[Эстәрлетамак өязе]] (хәзерге [[Башкортстан]]ың [[Ишембай районы]]) [[Көзән (Ишембай районы)|Көзән]] авылында мулла гаиләсендә туа. Бабасы Әхмәтҗан [[типтәрләр]] нәселеннән була, атасы Әхмәтша башкортлыкка языла.<ref>Калимуллина Г. Т. Генеалогия рода Валидовых // А. А. Валидов — организатор автономии Башкортостана. У истоков федерализма в России (1917—1920). Документы и материалы. Ч. 1. — Уфа: Китап, 2005, С.364-368.</ref> КГБ алып барган шәхси эшендә аның милләте [[татар]] дип язылган.<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/24879642.html Вәлидинең милләте татар дип язылган. Соңрак башкорт дип тә өстәлгән] </ref>
 
Тарихчы Салават Исхаков язганча, 1917 елга кадәр Вәлиди үзен татар итеп күрсәтергә тырыша, ә 1917 ел вакыйгаларыннан соң башкорт булып китә.<ref>С. М. Исхаков А. З. Валидов: Пребывание у власти // Отечественная история, 1997, № 6, С.69-70. </ref><ref>ГАРФ. Ф. Р-1235. Оп. 6. Д. 70. Л. 4, 4 об.; ''Кульшарипов М. М.'' Башкирское национальное движение (1917—1921 гг.). — Уфа: Китап, 2000, С.54.</ref>.
 
[[Гарәп теле|Гарәп]], [[фарсы теле|фарсы]], [[рус теле|урыс]] телләрен Әхмәтзәки сабый чактан ук әйбәтләп үзләштерә. Башта әтисенең мәдрәсәсендә белем ала, аннан соң [[Үтәк (Гафури районы)|Үтәк]] авылында укый.
 
=== Казан ===
[[1908 ел]]ның көзеннән алып аның [[Казан]]да яшәү дәвере башлана. Атаклы [[«Касимия» мәдрәсәсе]]нә укырга керә. Ә бер елдан үзе дә мөгаллим булып китә, шәһәрнең иҗтимагый тормышына актив катнаша башлый. «Касимия» мәдрәсәсендә Вәлиди төрек тарихын, гарәп һәм төрек әдәбиятын укыта.
 
[[1912 ел]]да аның «Төрек–татар тарихы» исемле китабы дөнья күрә һәм уңай бәяләнә. Яшь галим [[КДУ|Казан университеты]] галимнәре [[Николай Катанов]], [[Ашмарин]], [[Василий Богородицкий]], шулай ук [[Санкт-ПетербургПитырбур]] университетында эшләүче академик [[Василий Бартольд]]ның игътибарын үзенә җәлеп итә. [[1912 ел|1912]]–[[1917 ел|1917]] еллар эчендә Вәлидинең утызлап хезмәте дөнья күрә.
 
[[1913 ел]]да Әхмәтзәки Вәлиди [[Русия Фәннәр академиясе]]ннән [[Фирганә өлкәсе]]нә, ә [[1914 ел]]да [[Бохара ханлыгы]]на эшлекле сәфәргә җибәрелә. Икенче сәфәр вакытында ул [[X гасыр]]га караган [[Коръән]] басмасының төрки теленә тәрҗемәсен таба.
 
=== Мөһаҗирлек ===
[[Файл:Zeki Velidi Togan monument SPb.jpg|right|250px|thumb|[[Санкт-ПетербургПитырбур]]тада Әхмәтзәки Вәлиди һәйкәле]]
[[1923 ел]]ның февралендә Зәки Вәлиди [[СССР]]дан чит илләргә чыгып китә. Башкорт халкына язган саубуллашу хатында, аннан да бигрәк [[Ленин]]га җибәрелгән хатында ул үзенең сәясәттән бөтенләйгә ваз кичүен хәбәр итә.
 
* [[1992 ел]]ның [[23 июль|23 июлендә]] [[Башкортстанның Милли китапханәсе]]нә Әхмәтзәки Вәлиди исеме бирелгән.
* [[Ишембай]] шәһәрендә Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге урам һәм 2 нче номерлы Башкорт республика гимназия-интернаты бар.
* [[Санкт-ПетербургПитырбур]], [[Ишембай]], [[Сибай]] шәһәрләрендә аның һәйкәлләре бар.
* [[2008 ел]]да аның исеме белән [[Уфа]]дагы урам аталды (элек Фрунзе исемен йөрткән).
* [[2010 ел]] [[ТЮРКСОЙ]] тарафыннан Әхмәтзәки Вәлиди елы дип игълан ителгән<ref>[http://www.turksoy.org.tr/TR/Genel/BelgeGoster.aspx?F6E10F8892433CFFC057B197B696425D6AB053DD364BF3BB Ahmet Zeki Velidi Togan Parkı Açılıyor] {{ref-tr}}</ref>.
1 234 896

правок