Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

Нет изменений в размере ,  1 год назад
к
using AWB
Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Әмирхан Еники [[1925 ел|1925]] елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул [[Казан дәүләт университеты|Казан университеты]] каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.
 
1927–1933 еллар арасында Ә. Еники [[Донбасс]]та – ликбез курсларында Укытучы, [[Казан мех фабрикасы]]нда – сортировщик, [[Кызыл Татарстан|«Кызыл Татарстан» газетасы]] редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1931–1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул [[Бөек Ватан сугышы|Ватан сугышына]] кадәр [[Казан]]дагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934–1935), кинофикация трестында инструктор (1935–1936), «Азер кино» ([[БакуБакы]]) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936–1937), Казанның 2нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937–1939) һәм Үзбәкстанның [[Маргилан]] шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941–1945 елларда әдип – Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.
 
Армиядән кайткач, Ә. Еники берникадәр вакыт [[«Совет әдәбияты» журналы]]нда әдәби хезмәткәр, аннары [[Татарстан]] радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли, 1950–1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. [[1946 ел]]дан [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.
1 211 106

правок