«Павел Беньков» битенең юрамалары арасында аерма

к
using AWB
(Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Павел Беньков | рәсем =П.П.Беньков.jpg | рәсем_зурлыгы =200px | alt = <!--рәсемгә курсорны куй…»)
 
к (using AWB)
[[Кәрим Тинчурин]] куйган «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасының сәхнәсен бизәгәндә тормышчан дөреслеккә, киемнәрдә этнографик төгәллеккә басым ясый. Арткы пәрдәдә ясалган табигать, авыл күренешләре сәхнә бизәлешен бербөтен итә.
 
[[1928 ел]]да МХАТ артисты Н.А. Шульга [[Татар театр техникумы]]ның чыгарылыш спектакле итеп куйган М. Зәетовның «Иске Казан диварлары артында» спектаклен бизи. Хан сарае күренешләрен, [[Сөембикә]] ханбикә киемнәрен ясаганда, көнчыгыш купшылыгыннан, псевдоромантик ысулдан баш тартып, тормышчанлыкка ныграк басым ясый.
 
Татар театрында эшләгәндә, Көнчыгыш турында тарих, география китаплары укый, Көнчыгыш шигъриятен өйрәнә. [[Әбүбәкер Терегулов]] һәм [[Галиәсгар Камал]] гаиләләре белән озак еллар дәвамында дусларча аралашып яшәве рәссамга татар тормышын яхшырак аңларга ярдәм итә. [[1926 ел|1926]]-[[1927 ел]]ларда [[Татар академия театры]]нда рәссамның ярдәмчесе булып [[Галиәсгар Камал]]ның улы [[Әнәс Камал]] эшли.
 
[[1927 ел]]да [[Гомәр Девишев|Г. Девишев]] куйган төрек драматургы Габделхак Хәмиднең «Һинд кызы» трагедиясен, [[Фәтхи Бурнаш]]ның «Адашкан кыз», «Хөсәен Морза» пьесаларын бизәгәндә, рәссам милли мотивларга өстенлек бирә.
 
Татар матбугатында «Сул фронт» эшлеклеләренең спектакльләрне конструктивизм, футуризм һәм кубизм ысуллары белән бизәргә, экспрессия өстәргә өндәгән мәкаләләре күренә башлый. [[1923 ел]]да Инкыйлаби Русия рәссамнары ассоциациясенең Татарстан бүлегенә (ТатАХРР) әгъза булып керсә дә, сынлы сәнгатьтә реализм тарафдары булган П.П. Беньков әлеге таләпләрне кабул итә алмый. [[1923 ел|1923]]-[[1924 ел]]гы сезонда [[Казан дәүләт академия рус Зур драма театры]]нда куелган [[Владимир Маяковский|В.В. Маяковскийның]] «Мистерия-буфф» спектакле һәм бизәлеше уңышсыз дип табыла. Театрларның төрле таләпләре рәссамның ачуын китерә, ул театр рәссамы эшен ташлап, тулысынча сынлы сәнгать белән генә шөгыльләнергә карар итә.
== Билгеле сәнгать әсәрләре ==
[[Файл:П.Беньков.Г.Ибраһимов.jpg|200px|thumb|right|[[Галимҗан Ибраһимов|Г. Ибраһимов]] портреты. [[1926 ел|1926]]]]
[[1912 ел]]да [[Рим]]да халыкара күргәзмәдә, [[1930 ел]]дан башлап, барлык [[Үзбәкстан|республика]] һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнаша. Әсәрләре [[ТР дәүләт сынлы сәнгать музее|Казан]], [[Третьяков галереясе|Мәскәү]], [[ТашкентТашкәнт]], [[Сәмәрканд]] музейларында, шәхси куллардагы тупланмаларда саклана.
* «Рәссам [[Николай Фешин]] портреты»«» (''[[1923 ел|1923]]'')
* «Тарихчы П. Траубенберг портреты» (''[[1923 ел|1923]]'')
 
== Хәтер ==
ТашкентТашкәнт сынлы сәнгать укуханәсенә исеме бирелгән (''[[1991 ел]]да кире алынган'')<ref>[http://dokak.ru/biografii/137756-pochemu-pavla-benkova-nazyvali-impressionistom.html Ни өчен Павел Беньковны импрессионист дип атаганнар....]</ref>
 
== Чыганаклар ==
1 234 896

правок