Әхмәт Гадел: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 28:
Әхмәт Гадел [[1942 ел]]ның [[2 февраль|2 феврале]]ндә [[Татарстан АССР]]ның [[Мамадыш районы]] [[Акчишмә (Мамадыш районы)|Акчишмә]] авылында туган. [[Бөек Ватан сугышы]] тәмамланганчы шунда яши. 1946 елда әтиләре армиядән кайткач, алар бөтен гаиләләре белән Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчәләр. Гомумән, Әхмәтнең әтисе, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга даими күчеп йөри, һәм Әхмәткә кечкенәдән ук Татарстанның төрле районнарында яшәргә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә аның урта белем алу этаплары да, яшәгән урынына карап, төрле мәктәпләрдә — йә татарча, йә русча аралашып бара. 1959 елда хәзерге [[Балык Бистәсе районы]]ндагы [[Котлы Бөкәш]] урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул [[Лубян]] урманчылык техникумында махсус белем ала, аннары, 1962—1965 елларда, [[Совет Армиясе]] сафларында хезмәт итә.
 
1966—1982 еллар арасында Ә. Гадел Түбән Кама район газетасында — хәбәрче, [[Шеморбаш]] сигезьеллык мәктәбендә — немец теле укытучысы, Үзбәкстанның [[ТашкентТашкәнт өлкәсе]]ндә — производство гимнастикасы инструкторы, [[Тольятти]] шәһәрендә — слесарь-монтажчы, янә [[Түбән Кама]] шәһәрендә — тракторчы, компрессорчы, [[Казан телевидениесе]]ндә — тәрҗемәче, Татарстанның республика халык иҗаты йортында, Культура министрлыгында методист һәм [[«Социалистик Татарстан» газетасы]]ның корреспонденты була. 1983—1984 елларда ул — СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры. Эшчәнлегенең соңгы елларында - [[«Шәһри Казан» газетасы]]ның әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире.
 
1977 елда Ә. Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
 
Әхмәт Гадел урта мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Армиядә хезмәт иткәндә аның солдат тормышыннан алып язган русча шигырьләре «Поиск» («Эзләү») исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга. Шулай да яшь авторның шагыйрь буларак формалашуы 1970 нче елларга туры килә. Бу чорда ул заманча эчтәлекле, тормышчан детальләргә бай, үзенә генә хас җылы бер аһәң белән өртелгән лирик шигырьләрен яза. 1978—1985 еллар арасында аның ([[ТашкентТашкәнт]]татә «Чам» («Нарат», кырым татар телендә, 1978), Казанда «Яшьлек урамы» (1978), «Көмеш кылган җырлары» (1982) һәм «Яшьлегем былбыллары» (1985) исемле дүрт китабы дөнья күрә. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре, русчага тәрҗемә ителеп, «Октябрь», «Молодая гвардия» журналларында һәм «Литературная газета»да басылды.
 
Ә. Гадел тормышның төрле якларын яктырткан публицистик мәкаләләр, очерклар авторы буларак та билгеле.
Юл номеры - 42:
 
==Чыганаклар==
* Татар баласына Күгәрченнәр: Шигырьләр. — ТашкентТашкәнт: Үзбәк. кит. нәшр., 1971. — 30 б. 3000.
* Чам: Шигырьләр. — ТашкентТашкәнт: Үзбәк. кит. нәшр., 1978. — 64 б. 1000.
* Яшьлек урамы: Шигырьләр. — Казан: [[Татарстан китап нәшрияты|Таткитнәшр]]., 1978. — 80 б., портр. 3000. Рец.: Миңнуллин Р. * * Яшьлек урамына чакыру.— Татарстан яшьләре, 1978, 5 окт.
* Көмеш кылган җырлары: Шигырьләр. — Казан: [[Татарстан китап нәшрияты|Таткитнәшр]]., 1982. — 72 б. 5000. Рец.: Сафин Ф. Көмеш кылганнар җырлый. — Татарстан яшьләре,. 1982, 17 авг.;