Чыңгыз Әхмәров: юрамалар арасында аерма

Нет изменений в размере ,  4 ел элек
к
using AWB
к (clean up)
к (using AWB)
| милләт = татар
| үлем датасы = 13.3.1995
| үлем җире = ТашкентТашкәнт
| әти =
| әни =
Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров [[1912 ел]]ның 12 маенда [[Ырынбур губернасы]]ның [[Троицк шәһәре]]ндә туа. Әтисе мәгърифәтче була, Троицкида мөселман мәктәпләре оештыра. Шәһәрдәге мәктәпне тәмамлагач, Чыңгыз [[1927]]-[[1930]] елларда [[Пермь]] сәнгать техникумында укый. [[1930]]-[[1935]] елларда Чыңгыз Әхмәров [[Сәмәрканд]] шәһәрендә яши, Сәмәрканд сынлы сәнгать укуханәсендә укый (''[[Павел Беньков]] шәкерте''), «Яңа юл» журналы белән хезмәттәшлек итә, сәнгать әсәрләре иҗат итү оешмасында («Изофабрика») рәссам булып эшли. [[1935 ел]]да ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, сугыш башлану сәбәпле, аны [[1942 ел]]да Сәмәркандта тәмамлый.
 
[[1949]], 1955-57 елларда Ч.Әхмәров Мәскәү Югары нәфис сәнәгать училищесында (элеккеге Строганов училищесы) укыта. [[1950 ел]]лар башыннан ул [[ТашкентТашкәнт]]татә яши. Ул 1952-54 елларда Үзбәкстанның Республика сәнгать училищесында укыта, 1970-72 дә Театр һәм сәнгать институтында монументаль нәкышь кафедрасы һәм бер үк вакытта (1968-70) ТашкентТашкәнт политехника институтында рәсем һәм нәкышь кафедрасы мөдире булып эшли.
 
Ч.Әхмәров – Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. Ул 1944-47 елларда, архитектура академигы А.В.Щусев белән берлектә, А.Нәваи исемендәге ТашкентТашкәнт опера һәм балет театры диварларын бизи; [[1953]]тә [[Мәскәү метросы]]ның «Киевская-боҗралы» станциясе өчен мозаика паннолары һәм фрескалар эшләүдә катнаша. Рәссам ТашкентТашкәнт, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендәге байтак биналарга ямь өстәп торган монументаль хезмәтләре белән дә яхшы мәгълүм.
 
Ч.Әхмәров – замандашлары портретлары, чит илләргә сәяхәтләр ясау тәэсирендә язылган график эшләр, рәсемнәр авторы да.
«Татар хатыны» (1968), «Йосыф һәм Зөләйха» (1975) картиналарын яза. [[1980]] елларда рәссам татар тарихы һәм мәдәнияте темасына әйләнеп кайта. Шушы елларны Чыңгыз Әхмәров «[[Мәрҗани]] Үзәк Азияд»ә, «[[Сөембикә]] [[Үтәмеш-Гәрәй]] белән», «Габдулла Тукай», «Тормыш», «Татар кызы», «Татар биюе» дигән хезмәтләрен иҗат итә.
 
Ч.Әхмәров халыкара күргәзмәләрдә ([[Италия]], [[Франция]], [[Алмания]], [[Канада]], [[Бельгия]], [[Һиндстан]], [[Япония]] һ.б.), бөтенсоюз һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Аның шәхси күргәзмәләре [[Мәскәү]]дә, ТашкенттаТашкәнттә, Казанда күрсәтелә. Рәссам әсәрләре [[Третьяков галереясы]]нда, Шәрыкъ сәнгате музеенда ([[Мәскәү]]), Үзбәкстан, Казакъстан һәм Татарстан музейларында саклана.
 
Ч.Әхмәров 1995 елның 13 мартында ТашкентТашкәнт шәһәрендә вафат була. 2006 елда ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела.
 
==Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәре==
{{Commonscat|Chingiz Ahmarov}}
* [http://kitaphane.tatarstan.ru/file/2012c.doc Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. Милли китапханә басмасы. 2012.]
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2008/02/22/33815/?print=Y ТашкенттаТашкәнттә милләттәшебез Чыңгыз Әхмәровның картиналарыннан торган күргәзмә ачылды]
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2007/01/23/20936/?print=Y Хәтер//Татарлар онытылмый//18 гыйнвар, №3]
* [[Мәдәни Җомга]]: [http://www.madanizhomga.ru/tt/component/k2/item/483-divarlarda-%E2%80%93-d%D3%99ver-sur%D3%99te.html М. Галиуллина. Диварларда — дәвер сурәте]
1 234 896

правок