Җәйге Олимпия уеннары 1980: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Оештыру мәсьәләләре: clean up, replaced: Керем → Керем (2) using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Лос-Анджелес → Лос-Анҗелес (2) using AWB
Юл номеры - 111:
Мәскәү Олимпиадасы Көнчыгыш Европада һәм социалистик илдә үткән беренче Уеннар була. Ул вакытта [[Халыкара Олимпия комитеты]]на кергән 144 илнең 81е Мәскәүгә 8304 вәкилен җибәргән, шуларның 5748е — спортчылар. 50дән артык дәүләт бойкот игълан иткән. Аларның кайберләренең спортчылары ил исеменнән түгел, Олимпия флагы астында чыгыш ясый.
 
170 спортчыдан торган [[Бөекбритания]] командасы Көнбатыш Европа илләреннән иң күпсанлысы була. Ярышларда 78 илдән килгән 1245 кеше судья була. 21 спорт төре буенча 203 медаль уйнатылган. 74 Олимпия һәм 36 дөнья рекорды куелган. [[Лос-АнджелесАнҗелес]]тагы аннан соңгы уеннарда күрсәткечләр түбәнрәк була: шул тәртиптә 36 һәм 11.
 
Пистолеттан атучы Александр Мелентьев (50 метрдан атуда 581 очко) һәм йөзүче Владимир Сальников (ирекле стиль белән 1500 метр арага йөзү) куйган дөнья рекордларын бик озак вакыт беркемнең дә яхшырта алганы булмады.
Юл номеры - 118:
 
==Оештыру мәсьәләләре==
Уеннарны ябу тантанасында, гадәттә, киләсе Олимпиаданы кабул итүче илнең флагы күтәрелә. Мәскәүдә АКШ дәүләт флагы урынына Лос-АнджелесАнҗелес шәһәренеке генә күтәрелә.
 
Олимпиаданы ачу тантанасы өч сәгатькә якын дәвам итә, анда 16 меңнән артык спортчы, үзешчән һәм профессиональ артист катнаша. Олимпиада ССРБга 2 миллиард сумга төшкән. Бу акча спорт корылмалары, кунакханәләр, [[аэропорт]]лар, юллар, җәмәгать туклануы нокталары төзүгә, спорт делегацияләрен, кунакларны кабул итүгә тотынылган. Керем дә зур булган. “Спортлото”, “Спринт”, “Халыкара лото” кебек лотереяләр, Олимпиада символикасы белән маркалар, басма продукция һәм башка товарлар, халыкара хокуклар һәм лицензияләр сатылган, телекомпанияләрдән, Уеннарда катнашучы илләрдән взнослар, билетлардан акча кергән. [[Керем]] чыгымнарны каплаган.