Вацлав Һавел: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 8:
| һөнәр = сәясәтче, драматург, диссидент
| туу датасы = 5.10.1936
| туу җире = [[ПрагаПраһа]], [[Чехословакия]]
| гражданлык =
| милләт =
Юл номеры - 26:
[[1936 ел]]ның [[5 октябрь|5 октябрендә]] туа. [[1948 ел]]да хакимияткә килгән коммунистлар алар гаиләсе милкенең зур өлешен тартып ала, Һавелга югарырак белем алу мөмкинлеге бирми. Хәрби хезмәттән соң ул театр тормышына чума. Баштарак сәхнә эшчесе буларак катнашса, соңрак 1960 елларда коммунистик тормышның абсурд якларын чагылдыручы пьесалар яза башлый.
 
[[1968 ел]]да [[ПрагаПраһа язы]] реформаларын бастыру өчен Чехословакиягә Советлар җитәкчелегендәге Варшау пакты гаскәрләре бәреп керә. Һавелның пьесаларын сәхнәләштерү тыела, аның үзен даими күзәтә башлыйлар. [[1976 ел]]да Һавел коммунистик хакимияттән кеше хокукларын хөрмәт итү турында имзаланган халыкара килешүләрне үтәүне сораган Хартия 77-не әзерләүдә катнаша. Бу хартияне имзалаучыларга җәза билгеләнә. Һавелны өч ярым елга төрмәгә ябалар.
 
[[1989 ел]]да Көнчыгыш Аурупадагы совет блогы илләр зур үзгәрешләр чигенә килеп җитә. Шул елның сентябрендә көнбатышка качу максаты белән ПрагагаПраһага Көнчыгыш [[Алмания]]дән меңнәрчә алман агыла башлый. Ике ай соңрак [[Берлин дивары]] җимерелә. [[17 ноябрь]]дә ПрагадаПраһада студентлар демонстрациясен полиция көч белән бастыра. Бу [[Бәрхет инкыйлабы]] буларак танылган халык теләктәшлеге күтәрелешенә этәргеч бирә. Ватандашлар форумы исемле оппозицион төркем оештыручыларның берсе Вацлав Һавел ул инкыйлабның җитәкчесенә әверелә. Коммунистик хакимият зур тизлек белән җимерелә барганда Һавел [[10 декабрь]] – халыкара кеше хокуклары көнендә президентлык көрәшен башлый.
 
Үзгәрешләр таләп итеп беренче зур демонстрацияләр җыелуга алты атна да тулмастан, 1989 елның 29 декабрендә Һавел президент булып сайлана. [[1990 ел]]да яңадан сайланганнан соң Вацлав Һавел словак милләтчеләренә каршы торып [[Чехословакия]] федерациясен саклап калырга тырыша. Әмма федерацияне саклап калуга ирешә алмыйча [[1992 ел]]да вазифасыннан китә. Словакия белән аерылышудан соң [[1993 ел]]да ул инде яңа ил, бәйсез Чехия президенты итеп сайлана. [[1998 ел]]да тагын бер мөддәткә сайлана. [[2003 ел]]да Һавел президентлыктан киткәндә Чехия инде [[НАТО]] әгъзасы була һәм [[Аурупа Берлеге]] бусагасына аяк баса.
Юл номеры - 43:
 
{{Чехия президентлары}}
 
[[Төркем:Чехия президентлары]]
[[Төркем:Чехия сәясәтчеләре]]