Электр станциясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 12:
Әгәр турбинаны су агынтысы әйләндерсә, ул гидравлик турбина дип, шундый турбиналап куелган электр станциясе — гидроэлектростанция яисә кыскартып ГЭС дин атала. Җылылык электр станциясендә (ТЭС) турбинаны — пар, ә газ турбиналы станциядә — кызган газ агынтысы әйләндерә.
 
Гидроэлектростанцияләрне гадәттә [[Идел]], [[Днепр]], [[ЕнисейЯнәсәй]] кебек зур, күп сулы елгаларда яисә таулы елгаларда коралар. ГЭС бинасы, [[буа (корылма)|буа]], суднолар үтә алырлык каналлар — болар катлаулы, кыйммәтле корылмалар.
 
Җылылык электр станцияләре өчен плотина һәм [[сусаклагыч]]лар кирәк түгел, аларны һәр җирдә төзеп була. Әмма су җылыту һәм пар алу өчен ТЭСка һәрвакыт [[ягулык]] кирәк. ТЭС өчен күмер төялгән [[поезд]]лар бер-бер артлы килеп тора.
Юл номеры - 18:
[[Атом-төш энергиясе]]н атом электр станцияләрендә (АЭС) чыгаралар. АЭСларга ягулык бөтенләй аз кирәк. Нибары 1 грамм атом ягулыгы бөтен бер вагон күмерне алыштыра. Җылылык электр станциясендәге кебек үк, атом электр станциясендә дә электр генераторларын пар турбиналары әйләндерә. Әмма анарда күмер миче дә, газ миче дә, пар казаны да юк. Пар алуда файдаланыла торган җылылык атом реакторында — атом-төш реакциясе нәтиҗәсендә бүленеп чыга. Атом-төш реакциясен өзлексез кабатланып торган бик көчле булмаган атом шартлаулары белән чагыштырырга мөмкин. Әмма болар тыныч шартлаулар. Реактор ышанычлы калын бетон стеналар эчендә. Атом-төш реакциясен автомат приборлар өзлексез күзәтеп торалар. Кирәк икән, аны тиз генә туктатырга була. Атом электр станцияләрендә эшләве гадәти җылылык электр станцияләрендә эшләүдән куркынычрак түгел.
 
Галимнәр һәм инженерлар электр энергиясенең яңа чыганакларын эзлиләр. Мәсәлән, диңгезләрдәге су күтәрелү һәм төшүне эшкә җигеп була. Диңгезне электр станцияләренең гидротурбинасын әйләндерергә мәҗбүр итү өчен су күтәрелеше станцияләрен (приливной яки ПЭС) төзиләр.
 
Кояш яктысы да шулай ук энергия, һәм кешеләр аны электр тогына әверелдерергә өйрәнделәр. Моның өчен ярым үткәргечләр белән эшли торган махсус прибор — фотоэлементлар булдырылды. Бергә җыйгач, алар кояш батареясы дип аталган прибор хасил итәләр. Кояш батареяларын эшләү әлегә кыйммәткә төшә, һәм аларны Җирдә хәзергә сирәк кулланалар. Әмма аның каравы космик корабларга һәм [[Җир]]нең ясалма иярченнәренә электр энергиясен нәкъ менә шулар бирә.
Юл номеры - 26:
* Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.
 
[[Төркем:Энергетика]]
[[Төркем:Хуҗалык корылмалары]]