Александр Һумбольдт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 39:
== [[Латин Америкасы]] ==
[[Көньяк Америка]]да А. Һумбольдт 5 ел яши. Фән белән шөгыльләнүче галимне яңа кыйтгада һәр нәрсә кызыксындыра: [[физика]], [[Җир шары]]ның төзелеше, һава анализы, үсемлекләр һәм хайваннарның физиологиясе, диңгез агымнары һ.б. Пирога көймәсенә утырып, башта Апуредан, аннары [[Ориноко]]дан Аргостурага хәтле борынгы индеецлар маршруты буйлап сәяхәт итә, кыргый җәнлекле тропик [[урман]]нарда куна. [[Инклар]]дан калган ташландык борынгы шәһәрләр һәм юлларны өйрәнә, инк цивилизациясе һәйкәлләренә соклана.
{{цитата|автор=А. Һумбольдт|Инклар төзегән юллар — кешелек дөньясы тарихында иң күренекле хезмәттер}}
 
[[Латин Америкасы]]ннан кайткач, [[Париж]]да төпләнеп, 20 ел буе үзе алып кайткан күзәтү табышларын җентекләп өйрәнә, эзгә сала. Язмаларын [[Париж]] нәшриятларында [[1807 ел|1807]]-[[1834 ел]]лар арасында «''[[Америка|Яңа Дөньяның]] көн тигезлеге булган өлкәләренә сәяхәт''» исеме астында 30 зур-зур томнар итеп бастыра. Әлеге томнарда таблицаларның саны гына да 1 500. Кешелек тарихында беренче мәртәбә [[Латин Америкасы]]н шулай җентекле һәм төгәл фәнни өйрәнү була бу.
 
== [[Алтай]] ==
[[1829 ел]]да [[Ауразия]]не тикшерергә алына. [[Алтай]] — аның сәяхәтләрендә [[Азия]]нең иң чик географик объекты булса, [[БарнаулБарнавыл]] — ул барып җиткән [[Россия империясе]]нең соңгы шәһәре була. Алтай төбәгендә рудникларга төшә, берничә мәртәбә [[Алтай таулары]]на менә, магнетизм күренешен өйрәнә, гомуми географик һәм геологик күзәтүләр алып бара. Сәяхәте буенча биргән хисабында әлеге төбәкнең бай табигатенә игътибар юнәлтә, чиксез табигый байлыкларын үзләштерү кирәклегенә, Алтайның икътисадый үсеш ягыннан киләчәге өметле булуына басым ясый.<br/>
Рус язучысы [[Александр Герцен|А.И. Герцен]] үзенең «''Былое и думы''» әсәрендә А. Һумбольдтның [[Россия]]гә сәяхәте, кайтышлый [[Мәскәү дәүләт университеты]]нда очрашу үткәрүе турында телгә ала.
 
Юл номеры - 89:
 
{{DEFAULTSORT:Һумбольдт, Александр}}
[[Төркем:Әлифба буенча ботаниклар]]
 
[[Төркем:Әлифба буенча ботаниклар]]
[[Төркем:Алмания ботаниклары]]
[[Төркем:Әлифба буенча географлар]]