Идел буе Болгары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 204:
 
=== Бүләр ===
Бүләр хакында елъязмалар буенча мәгълүмат: [[Андрей Боголюбский]] үзенең улы [[Мстислав Андрей улы|Мстислав]] һәм МуромМөрәм кенәзе белән бергә [[1164]] елда Идел Болгарына яуга чыккан. Анда әйтелгәнчә, руслар болгарларны җиңгәннәр. Тик болгар бие үз гаскәре белән Олуг шәһәргә кереп яшеренгән. Ә бу шәһәрнең кайда булганлыгы анда әйтелмәгән.
 
=== Бәрелешләр ===
 
Әлеге шәһәрнең урыны шул ук рус елъязмаларында ачыклана төшә: 20 елдан соң, ягъни [[1184]] елда, тик бу юлы башка рус кенәзе, [[Андрей Боголюбский]]ның энесе [[Всеволод Зур Оя|Всеволод (Всеволод III)]] җитәкчелегендә руслар кабат яуга чыгалар, һөҗүм алдыннан шундый бер вакыйга булып ала. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләте үзенең иң якын күршесе Русь белән күптән сәүдә багланышлары алып барган. Югары Идел һәм Үкә елгасы буендагы рус шәһәрләрендә Болгарның сәүдә кешеләре яшәгән. Ләкин [[Рәзән]], [[МуромМөрәм]] һәм кайбер башка шәһәрләрнең ниндидер юлбасарлары болгар сәүдәгәрләрен талыйлар, җитмәсә, Идел буендагы болгар шәһәрләренә һәм авылларына һөҗүм итә башлыйлар.
 
Болгарлар, мондый талауларны туктатуны сорап, ике тапкыр Всеволодка мөрәҗәгать итәләр, ләкин ул юлбасарларны туктата алмый. Талаулар дәвам итә. Түземлекләре беткән болгарлар Русьның үзенә яу чыгалар, [[Городец]], [[МуромМөрәм]] шәһәрләрен туздыралар, [[Рәзән]]гә барып җитәләр. Бу вакыйга [[1183]] елда була.
 
Всеволод болгарлардан үч алырга уйлый һәм аларга каршы зур яу җибәрә. Анда Русьның башкаласы Владимир шәһәренең төп көчләреннән тыш [[Киев]], [[Чернигов]], [[Переяславль]], [[Смоленск]] гаскәрләре дә катнаша. Руслар Олуг шәһәргә, ягъни Бүләргә кадәр килеп җитәләр, аны ун көн буе камап торалар. Тик ала алмый кире кайтып китәләр.
Юл номеры - 216:
Елъязмалар шушы Олуг шәһәрне («Великий город») Черемисан елгасы буенда итеп күрсәтәләр. Әлеге елга—Кече Чирмешән, ә аның сул ягында бүгенге көнгә кадәр сакланган Биләр шәһәрлеге—Олуг шәһәр дип йөртелгән тарихи [[Бүләр]] шәһәре була инде. Аның беренче тапкыр [[1164]] елда телгә алынуы һич тә очраклы түгел, нәкъ менә шул чакларда халыкара хәлләр киеренкеләнеп китә, көнбатыштан үзсүзле һәм рәхимсез кенәз Андрей Боголюбский җитәкчелегендә яулар башлана.
 
[[1183 ел]]ның җәендә [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] идарәчесе [[Всеволод III Зур Оя]], үзенә союздаш [[Киев кенәзлеге|Киев]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]], [[Көньяк Переяславль кенәзлеге|Көньяк Переяславль]], [[Рәзән кенәзлеге|Рәзән]], [[МуромМөрәм кенәзлеге|МуромМөрәм]] кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - Биләр шәһәренә һөҗүм итә.
 
== Киев Русе белән Идел буе Болгары килешүләре ==
[[Киев Русе]] белән Идел буе Болгары мөнәсәбәтләре каршылыклы булган, кайбер вакытта [[Идел]] буенда сәүдә өчен сугышлар, кайбер чорында хезмәттәшлек дәвере булган.
 
[[1183 ел]]ның җәендә [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] идарәчесе [[Всеволод III Зур Оя]], үзенә союздаш [[Киев кенәзлеге|Киев]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]], [[Көньяк Переяславль кенәзлеге|Көньяк Переяславль]], [[Рәзән кенәзлеге|Рәзән]], [[МуромМөрәм кенәзлеге|МуромМөрәм]] кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - [[Биләр]] шәһәренә һөҗүм итә.
 
Идел буе Болгары белән [[Киев Русе]] арасындагы килешүләре: