Кәрим Тинчурин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 28:
Кәрим Тинчурин [[1887 ел]]ның [[15 сентябрь|15 сентябрендә]] [[Пенза губернасы]]ның (''хәзерге'' [[Пенза өлкәсе]] [[Спасск районы]]) [[Аккүл-Тараклы]] (Белоозерка) авылында игенче гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул [[1900 ел]]да [[Казан]]га килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. [[1905 ел]]гы революцион хәрәкәттә катнаша.
 
[[1906]] елның февралендә, мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта Тамбов якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары Түбән Новгород, СаратовСарытау якларындагы авылларда балалар укыта. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый.
 
[[1910]] елны беренче татар профессиональ труппасы «Сәйяр» җитәкчесе [[Габдулла Кариев|Г.Кариев]] белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган егетне [[1910 ел]]ны [[«Сәйяр» труппасы|«Сәйяр»]] труппасына артист итеп чакыра. К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла. Г.Камал, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра.