Шампан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: печенье → пичинҗә using AWB
Trey314159 (бәхәс | кертем)
к fix homoglyphs: convert Cyrillic characters in [с]hampagne to Latin
Юл номеры - 11:
Классик ысул белән җитештерелгән шәрабләр озак тотылулары (өч елга кадәр) белән “мактана” ала. Алар кыйммәтрәк йөри. Киштәдә мондый шәрабне башкасыннан бик тиз аерырга була: аның этикеткасына “выдержанный” дип языла. Эксперт яки инде шампан шәрабен үлеп яраткан кеше түгел икәнсез, төрле ысуллар белән җитештерелә торган эчемлекнең хуш исе, тәме үзенчәлекләрен төгәл генә билгели алмассыз, мөгаен. Шулай да сизелерлек бер аерма бар: белгечләр фикеренчә, резервуардагыдан алынганыннан аермалы буларак, классик шәрабтә беленер-беленмәс [[чүпрә]] тәме була.<ref name="gosalcogol.tatar.ru">[http://gosalcogol.tatar.ru/tat/index.htm/news/170821.htm ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Россиядә җитештерелгән шампан шәрабенең 11 үрнәген дегустацияләү булды]</ref>
==Шампан атамасына хокуклар==
Русия французларның Champagne һәм Cognac терминнарына хокукларын тулысынча таный. 1996 елда, этикеткаларга ''сhampagnechampagne'' урынына кириллицадагы вариантын гына урнаштыру вәгъдәсе белән Русиядә шампан исеме белән шәраб чыгару дәвам итә. 2011 елда Русия Күбекле шәраблар җитештерүчеләрнең ассоциациясе Шампань шәрабларының профессиональара комитеты белән Русиянең француз терминнарын кулланудан баш тарту срогын 2022 елга кадәр кичектерү турында килешүгә ирешүен игълан итте. Әйтергә кирәк, Русиянең шампан җитештерүчеләре кулланучы гадәтләнгән терминнан баш тарту нәтиҗәләренә сагаеп карый. “Абрау-Дюрсо” башлыгы Павел Титов фикеренчә, французларның таләбе – гадел таләп, тик кулланучыларны яңа атамага өйрәтү өчен Россия җитештерүчеләренә вакыт кирәк. Ул мисал сыйфатында [[Испания]]не китереп үтте: аңа җитештерүчеләренең этикеткаларына гадәттәге ''сhampagnechampagne'' терминын ''cava'' дигән яңа терминга (хәзер Испаниядә күбекле шәраблар шулай дип атала) алыштыру өчен 15 еллык күчеш чоры бирелгән булган.<ref>[http://gosalcogol.tatar.ru/tat/index.htm/news/187941.htm Коньяк һәм шампан кибет киштәләреннән юкка чыкмаячак әле]</ref>
 
==Шикәр күләме буенча төрләре==