БИДС: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 7:
ВИЧ лайлалы тышча яки [[кан]]ның [[вирус]] яшеренгән биологик сыекчалар, мәсәлән, кан, [[сперма]], хатын-кызның җенси органының секрецияләре яки күкрәк сөте, белән контактка кергәндә йога. ВИЧ-инфекция төкерек һәм күз яше, яки көнкүрештәге юл белән йокмый. ВИЧ күчүе вагиналь яки ораль [[секс]], вирус йоккан энә һәм шприц куллану аркасында; ана белән бала арасында – йөклелек вакытында, тудыру яки имезү аша өстә күрсәтелгән биологик сыекчалар аша.
БИДС — бик авыр икътисади проблема. Фундаменталь фәнни эзләнүләр, диагностика өчен аппаратура, дарулар эшләү; авыруларны һәм ВИЧ йөртүчеләрне дәвалау күп миллиард доллар чыгымнар таләп итә. Экспертлар фикере буенча, [[XXI гасыр]]да БИДСка тотылган чыгым алга киткән илләрнең хәрби бюджетыннан күбрәк булырга мөмкин. Авыруларның, ВИЧ йөртүчеләрнең, аларның балалары, туганнарының хокукларын саклау проблемасы да бар. Эпидемия башыннан 30 ел эчендә БИДС 25 миллионнан артык гомерне алып киткән, 60 миллионнан артык кеше ВИЧ белән йогышланган, 16 миллион бала ата-анасыз калган. Әлегә кадәр бу вирусны көн саен 7 меңнән артык кеше йоктыра.
|