Нейротрофик кератит: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «=== '''''Патогенез''''' === Нейротрофик кератит мөгезкатлауның өлешчә яки тулы анестезиясенә китергән…»
(аермасы юк)

27 гый 2018, 15:55 юрамасы

Патогенез

Нейротрофик кератит мөгезкатлауның өлешчә яки тулы анестезиясенә китергән өч тармаклы денервация очрагында барлыкка килә. Мөгезкатлау эпителие һәм стромасының нормаль халәтен саклау өчен сизгер иннервация кирәк. Аны югалту күзәнәк эчендәге шешүенә, эпителиаль күзәнәкләрнең кубуына, регенерация сәләте начарлануына һәм бокалсыман күзәнәкләр саны кимүенә китерә. Нәтиҗәдә эпителий катламы ертыла һәм рецидивлы җәрәхәтләнү барлыкка килә. Эпителий өчен бик мөһим булып ацетилхолин, Р субтанциясе һәм үсү факторлары кимү тора.

Сәбәпләре

1.             Булдырылган. Невралгиядә хирургик кисү нәтиҗәсендә, җәрәхәттә, аневризмада, таркау склерозы яки шештә өч тармаклы нервның яки өч тармаклы төеннең зарарлануы (ишетү нервның невриномасы яки нейрофибромасы).

2.             Системалы чирләр, шулардан диабет һәм ләперә.

3.             Күз чирләре, шулардан урап алган герпес һәм гади герпеслы кератит, анестетиклар белән артык мавыгу, мөгезкатлауның химик пешүе һәм рефракцион хирургиясе.

4.             Тумыштагыларга гаиләле дизавтономия (Riky-Day синдромы), Мёбиус синдромы, Гольденхар синдромы, ангидротик эктодермаль дисплазия һәм нәселле сенсор нейропатия керә.

Диагностика

Чирнең сәбәпләренә карап симптомнар авырлыгы төрле була ала. Кайбер пациентларда җитди зарарланулар шундук үсеш ала, башкаларның проблемалары күп еллардан соң барлыкка килә.

1.             Мөгезкатлауның сизгерлеген билгеләү мамыклы камчы яки анестезиометр белән башкарыла (< 5 мм клиник яктан мөһим).

2.             Билгеләре

•               Интерпальпебраль аралыкта нокталы кератопатия, бу вакытта эпителий кытыршы, бераз тонык һәм шешкән булып күренә (рәс. 9.28а).

•               Чыганак кырые эпителие бөтерелгән, калынайган һәм астагы катлауга начар беркетелүче булып күренгәндә рецидивлы эпителиаль кимчелек (рәс. 9.28б).

•               Стромаль шешү һәм инфильтрация белән эпителиаль кимчелекнең артуы (рәс. 9.28в).

•               Мөгезкатлау стромасының таркалып йомшаруы (рәс. 9.28г). Тишелү сирәк барлыкка килә, әмма икенчел инфекциядә тиз үсеш алырга мөмкин.

NB Җәрәхәтнең көчәюе симптомсыз барырга мөмкин.

Дәвалау

1.             Урынлы майлаучы чаралар (консервантсыз) - «коры» күз синдромы яки мөгезкатлау ялан калган очракларда. Инсулинсыман 1 нче үсү факторы, Р субстанциясе һәм нейроген үсү факторын урынлы куллануның мәгънәсе бар, әмма андый препарат очсыз түгел.

NB Инде кулланылган токсик була алган препаратларны төшереп калдыру мөһим.

2.             Күз өслеген саклау

а)       кабакларны гади ябыштыру вакытлы саклауга китерә ала;

б)       ботулотоксин инъекциясе птозга китерә;

в)        тарзорафия кибүдән саклый һәм мөгезкатлау өслегенә йогынтыны киметә; патологиягә карап вакытлыча яки дәвамлы була ала;

г)        терапевтик силиконлы контактлы линза күзне әйбәт саклый, әмма аны кулланганда инфекция йоктырудан җентекле профилактика кирәк;

д)       амниотик мембрананы вакытлыча үзәк тарзорафия комбинациясе белән кулланалар.