Шәмси Закиров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Шәмси Закиров | рәсем =Шәмси_Закир.jpg | рәсем_зурлыгы = 200px | alt = <!--рәсемгә курсорны ку…»
 
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 36:
* [[ел|1984]]-[[1999 ел]]ларда «Нефтехимик» клубы директоры.
* [[ел|1999]]-[[2001 ел]]ларда [[Түбән Кама|шәһәр]] мәдәният йорты директоры.
* [[2002 ел]]дан [[Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты]] татар эстрадасы кафедрасы доценты.
 
== Мәдәни эшчәнлеге ==
[[Түбән Кама]] шәһәрендә укыганда һәм эшләгәндә, мәдәният оешмасы җитәкчесе буларак та, иҗат кешесе буларак та уңыш казана. [[1968 ел]]да һөнәр укуханәсендә укыганда «Нефтехимик» клубының үзешчән татар театрында (''җитәкчесе'' Наил Нуретдинов) [[Шәриф Хөсәенов]]ның «Зөбәйдә – адәм баласы» дигән пьесасы буенча спектаклендә Булат ролен башкара. Спектакль [[Казан]]да «Театр язы - 1969» халык театрлары фестивалендә лауреат исеме ала. [[1969 ел]]да Таһир Закировның «Яучылар» спектаклендә 70 яшьлек карт образында уйный. [[Хәй Вахит]]ның «Беренче мәхәббәт»ендә Тәлгать ролен башкарган спектакль «Театр язы - 1970» фестивалендә янәдән лауреат исемен ала. [[1968 ел|1968]]-[[1970 ел]]лар Шәмсине театрга гашыйк итә. Ул шәһәрдәге мәдәни чараларның уртасында кайный: әдәби-музыкаль кичәләрдә спектакльләрдән өзекләр уйный, шигырьләр сөйли, кичәләрне алып бара. Театр сәнгатенә булган олы мәхәббәте аны [[1970 ел]]да [[Казан мәдәният институты]]на үзешчән театр режиссерлары хәзерләү бүлегенә укырга керергә этәргеч ясый.
 
[[1980 ел]]ларда даны [[Түбән Кама]]дан еракларга таралган «Җидегән чишмә» әдәби берләшмәсендә, «Ләззәт», «Яшьлек» җыр һәм бию ансамбльләрендә алып баручы буларак та, төрле скетчларда артист буларак та катнаша.
 
== «Мунча ташы» театры ==
{{Төп мәкалә|«Мунча ташы» театры}}
[[Казан]]дагы [[Рабит Батулла]]ның «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе» үрнәгендә, [[Түбән Кама]]да Шәмси Закир [[1980 ел]]ның [[1 апрель|1 апрелендә]] Фәрит Җәләев (''«Әллүки» балалар театры режиссеры'') белән «Шаяннар һәм тапкырлар кичәсе» уздыра. Шаярып кына башланган бу кичәләр соңыннан республикага, бөтен татар дөньясына таныла, «Мунча ташы» эстрада театры барлыкка килүгә сәбәп була. Баштарак һәр елны [[1 апрель]]дә театр юморга корылган тамашаларын [[Түбән Кама]] тамашачысына күрсәтә. [[1986 ел]]ның [[1 апрель|1 апрелендә]] беренче мәртәбә тамашаларын [[Казан]]га алып киләләр. Һәм шул датадан соң [[Татарстан]] районннары, [[РФ]] өлкәләре буйлап гастрольләргә чыгу чоры башлана. Ел саен өч-дүрт тамаша, тамаша саен берсеннән-берсе үткенрәк теманы чыбыркылаучы мини-спектакльләр әзерләнә. <ref>''Люция Фаршатова''. [http://matbugat.ru/news/?id=5936 Шәмси Закир үзенә алмаш әзерли. «[[Ватаным Татарстан]]», 27.04.2012.]</ref>
 
[[2002 ел]]дан [[Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты]] татар эстрадасы кафедрасында укыта башлагач, дүрт кешедән торган, «Кыек шәүлә» дип аталган эстрада театры оештыра.
 
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==
Юл номеры - 62:
 
{{DEFAULTSORT:Закиров, Шәмси}}
[[Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар]]
[[Төркем:Татарстанның халык артистлары]]
[[Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре]]