Идел буе Болгары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 286:
 
==== Язу ====
Болгарлар төрки, [[Орхон язмалары|Орхон-ЕнисейЯнәсәй язуына]] якын булган [[Болгарлар#Тел|рун графикасын]] шактый элек куллана башлаганнар. Казылма табылдыклардан күренгәнчә, болгарларлар рун графикасын ислам кабул ителгәннән соң да кулланганнар. Көнкүреш әйберләрендә һәм савыт-сабаларда кайбер рун язмалары булуы мәгълүм. Мөселман белем бирү системасы үсә барган саен. рун графикасының кулланыштан чыга баруы, ә кайберләренең төрле тамгалар һәм биләмә, ягъни хуҗалык билгеләре буларак кына калулары бәхәссез.
 
Археологик мәгълүматлар күрсәткәнчә, [[гарәп язуы]] Идел-Балтыйк сәүдә юлы ачылу барышында Урта Идел буена үтеп керә. Ислам дине киңрәк тарала һәм мөселман мәгариф системасы үсә барган саен, гарәп графикасы рун язуын гамәли эшләрдән һәм югары мәдәнияттән кысрыклый бара. Казылма табылдыкларга караганда, Болгар илендә сөяк яки камыш каләмнәр кулланганнар, ә караны графит һәм охрадан ясаганнар. Табылдыклар арасында сай гына балчык кара савытлары да бар. Язу өчен пергамент яисә чит илләрдән китерелгән кәгазь , ә көнкүрештә каен тузы яки балавызланган такта кисәкләре кулланылган булырга тиеш.