Алтын Урда: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Мәдинә (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 61:
[[XII гасыр]] ахыры — [[XIII гасыр]] башында [[Чыңгызхан]] төрле монгол һәм төрки телле кабиләләрен берләштереп, [[Татар-монголлар|татар-монгол]] дәүләтен булдыра. Урта гасырларда төрле төрки халыклар татарлар дип аталган. Чыңгызхан бик көчле һәм сугышка сәләтле татар-монгол гаскәрен булдыра, татарлар (төрки телле халык) күпчелекне тәшкил иткән. [[Борынгы татарлар]]да илчеләрне үтерү - бик зур җинаять булып саналган һәм көнбатыш илләргә каршы берничә сугыш нәкъ әлеге сәбәптән башланган. Сугышлар нәтиҗәсендә эре [[Монгол империясе|Татар-монгол империясе]] барлыкка килгән (көнбатышта Татария Магна димәк Бөек Татарстан дип аталган).
 
[[Монгол империясе]] [[Чыңгыз хан]] тарафыннан дүрт өлешкә бүленә. Аларның көнчыгышта урнашканы иң олы улына, [[Җүчи хан]]га бирелә. Әмма [[Җүчи хан]] [[Чыңгыз хан]]нан 6 айга иртәрәк үлгәч, аның өлеше [[Чыңгыз хан]]ның оныгы, Җүчиның улы [[Бату]]га тия. Ләкин, [[Чыңгыз хан]]ның васыятендә әйтелгәнчә, әлеге биләмә [[Җучи Олысы]] дигән исемдә йөртелә бирә. Хәер, [[Җучи Олысы]] дигән биләмә [[1207 ел]]дан ук гамәлдә була. Ул чагында аңа [[Монголия]]дән төньяктарак, [[Янәсәй]] Һәм [[Селенга]] елгалары буендагы, яңа яулап алынган җирләр дә кертелә. Аннары инде, [[Рәшидетдин]]нең мәшһүр хезмәтендә әйтелгәнчә, империянең көнбатышка таба киңәюе нәтиҗәсендә – «татар атларының тояклары таптап үткән» барлык җирләр дә өстәлә.
 
Көнбатышка яу чыгу мәсьәләсе татар-монголларның [[1235 ел]]да [[Каракорым]]да узган гомуми корылтаенда карала. Яуның башлыгы итеп Җүчиның 11 улы арасыннан иң сәләтле олы малае [[Бату]]ны билгелиләр. 27 яшьлек хан карамагына татар-монгол гаскәренең аеруча куәтле һәм сугышчан отрядлары туплана. [[1236 ел]]ны татар-монгол гаскәре [[Аурупа]]га юнәлә. Җәй юлда үтә, көзен [[Идел буе Болгары]] дәүләтенә килеп җитеп, бергә җыелалар. Берсе арты берсе [[Суар]], [[Болгар]], [[Биләр]], [[Җүкәтау]] һ. б. шәһәрләрне яулап алалар — [[Болгар]] илен буйсындыралар.