Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 253:
 
Халык саны ягыннан илнең иң зур өлкәсе – [[Тирана]], анда 800 меңнән артык кееше яши, аннан соң [[Фиери]] килә (300 000 кеше). Иң аз санлы өлкә – 70 мең кеше яши торган [[Гирокастра]]. Мәйдан ягыннан илнең иң зур өлкәсе [[Корча]] (3 711 дүрткел километр), икенче урында [[Шкодер]] (3 562 дүрткел километр). Иң кечкенә өлкә – [[Дуррес]], ул 766 дүрткел километр.
 
== Сәясәт ==
Илнең сәясәте [[Албания конституциясе]] кысаларында гамәлгә ашырыла. [[1913 елда Албаниядә [[монархия]] оештырыла, аннары [[1920 ел]]да кыска вакытка [[җөмһүрият]] кертелә, аннары [[1928 ел]]дан ул яңадан демократик монархиягә әйләнә. Сугыштан соң илдә [[социалистик җөмһүрият]] оештырыла, ул [[коммунизм]] чоры тәмамланып, [[капитализм]] һәм [[демократия]] кайтарылганчы гамәлдә була. Бүгенгесе көндә Албания – унитар парламентар конституцион җөмһүрият, ил президенты дәүләт башлыгы, ә премьер-министр хөкүмәт җитәкчесе буларак хезмәт итәләр <ref> https://www.constituteproject.org/constitution/Albania_2008?lang=en </ref>.
 
Президент дәүләтне җитәкли, хәрби көчләрнең югары сәргаскәре булып тора һәм барлык албан халкының бердәмлеген чагылдыра <ref> http://www.wipo.int/edocs/lexdocs/laws/sq/al/al057sq.pdf </ref>. Дәүләт башлыгы биш еллык мөддәткә парламент тарафыннан сайлана (парламент әгъзаларының биштән өче тавыш риза булырга тиеш). Президент Конституциянең һәм барлык кануннарның үтәлешен гарантияли, парламент сессиягә җыелмаган чакта аның вазыйфаларын башкара һәм премьер-министрны билгели. Башкарма хакимиятне хөкүмәт башлыгы һәм министрлар шурасы – хөкүмәт гамәлгә ашыра. Парламент хөкүмәт төзелгәндә соңгы ризалыкны бирергә тиеш. Премьер-министр тышкы һәм эчке сәясәт өчен җавап тота, министрларның һәм башка дәүләт органнарының эшенә юнәлеш бирә һәм аларны контрольдә тота.
Парламент – Албания ватандашларының бер пулатлы вәкиллекле органы. Аның әгъзалары халык тарафыннан 4 еллык мөддәткә туры, гомуми, периодик һәм тигез хокуклы сайлауларда яшерен тавыш бирү ярдәмендә сайлана. Парламентта 140 депутат бар, алар фирка исемлекләре нигезендә пропорциональ сайлау системасы белән сайлана. Парламент эчке һәм тышкы сәясәтнең юнәлешен билгели, Конституциягә үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертә, башка дәүләткә сугыш игълан итә, халыкара килешүләрне раслый (ратификацияли) яки аларны гамәлдән чыгара, президентны, югары мәхкәмәне, баш прокурорны һәм аларның урынбасарларын сайлый, дәүләт радио һәм телевидениесе, дәүләт мәгълүмат агентлыклары һәм башка мәгълүмат чараларын идарә итә.
 
Албаниянең юридик системасы – ватандашлык хокукы системасы, ул ватандашлык һәм җинаять эшләрен хәл итүче мәхкәмәләргә һәм административ мәхкәмәгә бүленә. Хокук системасы кодексларга салынган һәм француз хокукына нигезләнгән. Бу хакимият тармагының төп институтлары – Югары мәхкәмә, Конституция мәхкәмәсе, Апелляция мәхкәмәсе һәм административ мәхкәмә. Хокук саклау өчен Албан полициясе җаваплы. Полиция – илнең төп һәм иң зур көч органы. Ул җинаятьләрне тикшерә, патруль эшен башкара, юл хәрәкәтен күзәтә һәм дәүләт чиге аша чыгуны контрольдә тота.
 
== Искәрмәләр ==