Таһир Ильяси: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 24:
'''Таһир Ильяси''' – [[гарәп теле]] һәм әдәбияты буенча зур белгеч, лексикограф-галим.
==Тәрҗемәи хәл==
Таһир Әхмәтҗан улы Ильяси [[1881 ел]]да [[Сарытау губернасы]], [[КузнецкКүзнәй өязе]], Сүзүм волосте [[Индерка]] авылында игенче гаиләсендә туган. Аның бабалары [[Казан губернасы]]ның [[Буа өязе]]ндәге [[Черки-Дүртиле Каенлык|Каенлык]] авылында яшәгәннәр.
 
Т. Ильяси башлангыч белемне туган авылында ала, аннан соң укуын 1893-1897 елларда [[Хвалын өязе]]ндәге бер мәдрәсәдә һәм 1897-1903 елларда Казандагы [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе]]ндә дәвам иттерә. Казанда укыганда ул [[Фатыйх Әмирхан]] белән таныша һәм әдипнең иң якын дусларыннан берсе булып китә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, гарәп телен һәм әдәбиятын тирәнрәк өйрәнү өчен, 1903 елда Гарәбстанга һәм [[Мисыр]]га китә. Аның бу сәяхәте [[1907 ел]]га хәтле дәвам итә. Гарәбстанда ул гарәп теленең тарихы, диалектлары һәм яңа әдәби гарәп теле буенча бик күп материал туплый. Шулар нигезендә Т. Ильяси күптомлык гарәпчә-татарча һәм татарча-гарәпчә сүзлекләр төзергә керешә. Бу күптомлыкларның бары тик беренче томы гына бастырылган. Әлеге сүзлекләр автор тарафыннан зур көч куеп эшләнеп бетсәләр дә, алар үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында басылмый калалар һәм хезмәтләрнең кулъязмалары югалган дип санала.
 
[[1907 ел]]да чит илдән кайткач Т. Ильяси Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гарәп теле, борынгы һәм яңа гарәп әдәбияты, гарәп математикасы фәннәрен укыта башлый. «Мөхәммәдия»дә ул 1916 елгача укыта. 1916 елда аны [[Ырынбур]]га [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]нә гарәп теле укытырга чакыралар. Ул «Хөсәения»дә [[1921 ел]]ның көзенә хәтле укыта. 1921 елда, гаилә хәлләренә бәйле рәвештә, Казанга кайта. Казанда ул Көнчыгыш телләре академиясендә гарәп теле буенча профессор итеп билгеләнә.
 
[[1922 ел]]да [[БҮБК]] каршындагы «Ачларга ярдәм буенча үзәк комитет» карары белән ул [[Төркия]]гә һәм [[Мисыр]]га җибәрелә. Бу эштә ул зур тырышлыклар күрсәтә.
 
Т. Ильяси 1922-1929 елларда Казандагы [[Мәрҗани мәчете]]ндә имамлык итә. 1926 елда СССР мөселманнары делегациясе составында [[Согуд Гарәбстаны]]нда уздырылган мөселманнарның халыкара съездында катнаша.
 
1929 елда Таһир Ильяси гөнаһсызга репрессияләнә, аны [[Себер]]гә сөргенгә җибәрәләр. 1933 елда сөрген вакытын үткәннән соң Төньяк Урал аша [[Вологда өлкәсе]]нә озаталар. Ул [[1933 ел]]ның маенда шул өлкәдәге бер авылда авырып үлә.
 
==Иҗаты==
Т. Ильясиның бөтен иҗаты халыклар дуслыгын ныгыту, аларны бер-берсенең культура казанышлары белән таныштыруга хезмәт итә. Аның зур күләмле «Әл-мөфид» сүзлеге, ''Т. К.'' псевдонимы белән чыгарылган гарәп әдәбияты хрестоматиясе сыйфатындагы «Әдәби касыйдәләр» китабы татар укучыларын гарәп теле, мәдәнияте, әдәбияты һәм фольклоры белән таныштыру үрнәкләре дип бәяләргә кирәк. Әлеге хрестоматиядә 35 гарәп классик шагыйренең поэзия үрнәкләре бирелгән.
 
Гарәп фәне казанышларыннан булган алгебра фәне буенча Т. Ильяси татар укучыларына «[[Гыйльме җәбер]]» исемле дәреслек төзеп бастырган. Китапның икенче басмасы [[1915 ел]]да дөнья күрә. Т. Ильясиның география буенча да татарча дәреслек чыгаруы хакында хәбәр бар, ләкин ул китабы Казан китапханәләрендә табылмады.