Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
→‎Сылтамалар: {{Сайланган мәкалә}}
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 188:
 
Албаниянең бәйсезлеген [[1913 ел]]ның [[29 июль|29 июлендә]] [[Лондон конференциясе (1912–1913)|Лондон конференциясендә]] таныйлар. Яңа барлыкка килгән [[Албания кенәзлеге]]нең чикләрен билгеләгәндә ул чорның демографик үзенчәлекләре исәпкә алынмый кала. Шул ук елның [[15 октябрь|15 октябрендә]] Албаниянең үз сәяси институтлары тәртипкә килеп беткәнче дәүләт эшен карар өчен [[Халыкара контроль комиссиясе]] корыла. Ул Влёрада урнаша. Албания кенәзлегенең беренче көч структурасы буларак, [[Халыкара жандармерия]] дә оештырыла. Ноябрь аенда ук беренче жандармнар илгә килеп җитә. Албания кенәзе [[Вильһелм Вид]] кенәзлекнең беренче кенәзе итеп сайлана. [[7 март]]та ул [[Дуррес]] вилаять башкаласына килә һәм беренче хөкүмәтен оештыра башлый. Моның өчен ул Турхан паша Перметига беренче албан кабинетын формалаштырырга әмер бирә.
 
1913 елның ноябрендә госманлы яклы албан көчләре Албания тәхетенә [[Госманлы дәүләте]]нең сугыш министры, чыгышы белән албан милләтле [[Әхмәд Иззәт Фугач]] пашаны күтәрмәкче була <ref>Elsie, Robert. "Albania under prince Wied".</ref>. Госманлы яклылар фикеренчә, Албания кенәзлегенең яңа режимы чынлыкта христиан державаларының һәм җирле аксөякләр-җирбиләүчеләрнең кулында чираттагы корал гына булган <ref> Jelavich, Barbara (1999) [1983], ''History of the Balkans: Twentieth century'', '''2''', Cambridge, United Kingdom: The Press Syndicate of University of Cambridge, p. 103, ISBN 0-521-27459-1, </ref>.
 
Албания белән кушылырга теләмәгән греклар исә [[Гирокастер]]да 1914 елның февралендә Төньяк Эпир мохтари җөмһүриятен (автономияле республикасын) игълан итә. Бу дәүләтчелек озын гомерле булмый һәм [[1921 ел]]да көньяк вилаятьләр тулысынча Албан кенәзлеге белән берләштерелә <ref>Bowden, William (2003). ''Epirus Vetus : the archaeology of a late antique province''. London: Duckworth. p. 28. ISBN 978-0-7156-3116-4.</ref>. Әмма шул ук вакытта мөселман руханилары төркеме җитәкчелегендә, беренче чиратта, [[Әссәд паша Топтани]] тирәсендә берләшкән албан крестьяннарының баш күтәрүе калкып чыга. Әссәд паша бу хәрәкәттә үзен Албанияне һәм Исламны коткаручы дип игълан итә<ref> Vickers, Miranda (1999).''The Albanians: a modern history''. I.B. Tauris. p. 81. ISBN 978-1-86064-541-9.</ref>. Мирдита төбәгендәге католик ихтыяри көрәшчеләренә ярдәм итү максатыннан, Албан кенәзе Вильһельм Вид аларның җитәкчесе Пренк Биб Доданы Албаниянең тышкы эшләр министры итеп билгели. 1914 елның мае һәм июнендә Халыкара жандармерия гаскәрләренә Иса Болетини да кушыла, һәм аның кешеләрен, күбесе Косоводан тупланган гаскәрләрне һәм Мирдита католиклары вәкилләрен, фетнәчеләр җиңә. Баш күтәрүчеләр 1914 елның август ахырында Үзәк Албаниянең күпчелек җирләрен басып алалар. Шулай итеп, кенәз Видның режимы бәреп төшерелә, кенә үзе 1914 елның 3 сентябрендә илдән кача <ref> Springer, Elisabeth; Leopold Kammerhofer (1993). ''Archiv und Forschung''. Oldenbourg Wissenschaftsverlag. p. 346. ISBN 3-486-55989-3. </ref>.
 
== География ==