Дварка: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рус Википедиясе мәкаләсеннән тәрҗемә иттем. A.Khamidullin.
 
{{ТП}}
Юл номеры - 1:
{{ТП}}
'''Два́р(а)ка''' ({{lang-gu|દ્વારકા}}, {{lang-hi|द्वारका}}, {{lang-en|Dwarka, Dvarka, Dwaraka, Dvaraka}}) — [[Һиндстан]]ның [[Гуджарат]] штатындагы [[Джамнагар]] даирәсендәге [[шәһәр]] һәм муниципаль оешма. [[Гарәп диңгезе]] яр буенда [[Катхиавар]] ярымутравының көнбатышында урнашкан. [[Санскрит]] телендәге әдәбиятта башка атамасы да китерелә - "Дваравати". Дварака Һиндстанның иң борынгы шәһәрләренең берсе һәм [[Һинд дине]]нең җиде изге шәһәрләрнең берсе булып тора. Монда [[Кришна]] Ходаеның иң танылган гыйбадәтханәләрнең берсе [[Дваракадиша гыйбадәтханәсе]] урнашкан. [[Махабхарата]] һәм [[Пурана]]лар буенча Дварака борынгы Дварака патшалыгының башкаласы булган. Кришнаның китүеннән соң Дварака диңгез төбенә төшкән дип сөйләнә.<br/>
2001 ел бөтен Һиндстан ел язмасы буенча Дварка халык саны 33614 кеше булган, шуларның ирләре 53% булган, хатын-кызлар - 47% булган. Өлкән кешеләрнең язу сәләте 64% булган, бу урта Һиндстан дәрәҗәсеннән (59,5%) югарырак. Ирләр арасында язу сәләте 72% булган, хатын-кызлар арасында - 55%. Халыкның 13%-ы 6 яшькә кадәрге балалар булган.