Ману законнары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
к Рус телендәге Википедия мәкаләсеннән тәрҗемә итеп бераз мәгълүмат өстәдем.--~~~~
Юл номеры - 27:
 
Текст метрик ''Шлокалар''дан (шигырьләрдән) тора, алар аксөяк остаз һәм [[дхарма]]ның төрле аспектлары турында өйрәнергә сусаган өйрәнчекләр арасында әңгәмә формасында.<ref name=olivellepage25>Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, {{ISBN|978-0195171464}}, pages 25-27</ref> Беренче 58 шигырь текст буенча [[Мануга(Һинд дине)]] карый, шул ук вакытта калган ике меңнән артык шигырь аның өйрәнчеге [[Бхригу]]га карый.<ref name=olivellepage25/> Оливел суб-секцияләрнең түбәндәгечә исемлеген китерә:<ref name=olivellepage9>Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, {{ISBN|978-0195171464}}, pages 9-10</ref>
 
=== Иҗтигмагый төзелеш ===
«Ману-смрити» дүрт варнаны аерып чыгара: [[брахманнар]], [[кшатрийлар]], [[вайшьялар]] һәм [[шудралар]]. Алар буенча вайшьяларны сәүдә, рибачылык, терлек үрчетү һәм җир эшкәртүгә өндәргә кирәк булган, ә шудраларны [[ике кат туганнар]]га хезмәт итәргә өндәргә кирәк булган.<ref>ЗМ, VIII, 410. Законы Ману согласно редакции {{книга
|заглавие = Законы Ману - Перевод С. Д. Эльмановича, проверенный и исправленный Г.Ф.Ильиным
|место = Москва
|издательство = Наука
|год = 1992
}} Римскими цифрлары белән бүлекләр күрсәтелгән, ә гарәп цифрлары белән - шлокалар</ref> Шулай ук «Ману-смрити»да "читкә кагылганнар өчән дә җирәнерлек" шәхесләр искә алына.<ref>ЗМ, X, 39</ref>
 
Коралны кшатрийлар гына тота алган, башка "ике кат туганнар" коралны "бәла вакытында" гына тота алган.<ref>ЗМ, VIII, 348</ref> Даһи сугышчы - патша хөрмәт ителгән.<ref>ЗМ, VII, 101</ref>
 
<blockquote>
"ЗМ, VII, 101. Булмаган нәрсәне көч белән ирешергә тырышсын ('''danda'''),
ирешелгән әйберен - кайгыртучанлык белән сакласын, саклаганын - үстерү белән арттырсын, арттырылганын [бүләкләр] алырга лаеклыларга өләшсен"
<ref>ЗМ, VII, 101 [http://philosophy.ru/library/asiatica/indica/samhita/manu/rus.html Законы Ману согласно редакции Законы Ману - Перевод С. Д. Эльмановича, проверенный и исправленный Г.Ф.Ильиным. — Москва: Наука, 1992]</ref>{{конец цитаты}}
 
«'''Данда-нити'''» [[Санскрит]]тан тәрҗемәдә "гадел хөкемдарлык" дигәнне аңлата, бу аларның ярдәме белән патша хөкемдарлык иткән белемнәр.<ref>[http://www.damo.ru/stat_.php?id=258&skip=3 Милова Татьяна Калари-паятту – искусство воина, журнал "Адеш" №1, 2009]</ref>
 
Патшага таланган милекнең күпчелек өлеше күчкән, шулар арасында җир, корал, алтын, көмеш; калганы солдатлар арасында бүленергә тиеш булган.<ref>ЗМ, VII, 97</ref> Армия дәүләт тәртибен саклау функциясен үтәгән, шуның өчен отрядлар "ике, өч, биш һәм шулай ук йөз авыл арасында урнаштырылган".<ref>ЗМ, VII, 114</ref>
 
Патшаның төп мәсьәләсе булып гражданнарын саклау булган,<ref>ЗМ, VII, 2-3</ref> аның өчен ул алардан салым (''бали'') җыя алган,<ref>ЗМ, VII, 80</ref> ләкин аны җыюда ул тыелган булырга тиеш.<ref>ЗМ, VII, 128—129</ref> Шулай ук аңа тәҗрибәле брахманнар ярдәме белән хөкемдарлык итәргә ышандырылган.<ref>ЗМ, VIII, 1, 10</ref> <ref>ЗМ, VIII, 27-28</ref> Патшага [[Веда]]ларны белгән брахманнарны хөрмәт итәргә һәм алар киңәше буенча эшләргә тиеш булган.<ref>ЗМ, VII, 37</ref> Патша шулай ук рәсмиләрне урнаштырган һәм аларның эшчәнлеген контрольдә тоткан.<ref>ЗМ, VII, 54-63, 81 и др.</ref>
 
Һәрбер авылга патша аксакал билгеләгән, ун, егерме, йөз һәм мең авыл өчен - хөкемдарны.<ref>ЗМ, VII, 115</ref>
 
Суд инстанциясе буларак мәхкәмә эшләгән, аңа патша брахманнар һәм тәҗрибәле киңәшчеләр белән кергән, яки "өч судья белән уратылган" патша тарафыннан билгеләнгән брахман кергән.<ref>ЗМ, VIII, 1-10</ref> Толковать нормы права в суде мог только брахман, в крайнем случае кшатрия или вайшья.<ref>ЗМ, VIII, 1-2, 9-10</ref>
 
Суд каравының 18 сәбәбе (''пада'') булган: бурыч түләмәү, заклад, башка кешенең милкен сату, сәүдә яки башка берләшмәдә катнашу, биреп торганны кайтармау, эш хакын түләмәү, килешүне бозу, хуҗа белән көтүче бәхәсе, җир участоклары чикләре буенча бәхәсләр, урлау, үтерү, көчләү, зина, өйләнү мөнәсәбәтләре, мирас милкен бүлү, сөяк ташлап комарлы уеннар уйнау һәм пари тоту. <ref>ЗМ, VIII, 4-7</ref>
 
Судта шаһидлар күрсәтмәләренә зур игътибар бирелгән. Шаһид, аның турында шәһадәт биргән шәхес белән иҗтимагый сыйныфы буенча тигез булырга тиеш булган. Авыр җинаятьләр (урлау, көчләү һ.б.) очракларында гына шаһидләр ышанычлылык предметына бик җентекләп тикшерелмәгән. Тиешле шаһидләр булмаганда бала, карт, өйрәнчек (остазы турында), туган, кол һәм хатын-кыз шәһадәтләрен кабул итәргә мөмкин булган.<ref>ЗМ, VIII, 63-72</ref>
 
=== Милек мөнәсәбәтләре ===
«Ману-смрити»да әйбергә ия булуның, куллануның срогы чыгуы турында әйтелә. Бу срок 10 ел булган. Срок чыгу кагыйдәсе залог һәм вкладка киңәйтелмәгән.<ref>ЗМ, VIII, 149—149</ref> Милеккә ия булуның җиде законлы ысулы булган: мирас итеп кабул итү, бүләк итеп алу, сатып алу, яулап алу, [[рибачылык]], эш башкару һәм шулай ук хәер җыю.<ref>ЗМ, Х, 115</ref> Беренче өч ысул барлык варналар өчен дә булган, дүртенчесе - кшатрийлар өчен генә, бишенче, алтынчысы - вайшьялар өчен, җиденчесе брахманнар привелегиясе булган.
 
Ялган ысулы белән яки көч кулланып, исерек яки акылдан язган кеше тарафыннан, ачу яки хәсрәт халәтендәге һәм шулай ук кол, карт яки бала тарафыннан башкарылган килешүләр гамәлдәге дип саналмаган.<ref>ЗМ, VIII, 163—165</ref>
 
Ялланып эшләү югары варналар өчен кабул ителмәгән, брахманга аннан качарга кирәк булган.<ref>ЗМ, IV, 4</ref> Эшен башкармаган ялланган эшче штрафка тартылган.<ref>ЗМ, VIII, 215</ref> Хәтта аның авыру очрагында да эш бетерелмәгән булмаса эш хакы түләнмәгән.<ref>ЗМ, VIII, 217</ref>
 
=== Гаилә мөнәсәбәтләре ===
Гаилә-өйләнү мөнәсәбәтләренә ("хатыннар һәм ирләр дхармасы") Ману законнарында күбесенчә III һәм IX бүлек багышланган.
 
Аларда Һиндстанда таралган [[өйләнү]]нең сигез формасы аерылып чыгарыла. Брахманнар тарафыннан хупланган беренче дүртенә ''брахма'' ("кыйммәтле зәркәннәр белән бизәлгән" кызын атасы тарафыннан булачак иренә тапшыру),<ref>ЗМ, III, 27</ref> ''дайва'' ([[каһин]]га йола үтәгәндә кызны тапшыру),<ref>ЗМ, III, 28</ref> ''арша'' <ref>ЗМ, III, 29</ref> һәм ''праджапатья'' (атасы тарафыннан булачак иренә "Бергә дхарманы башкарыгыз" дигән сүзләреннән соң тапшыру) керә.<ref>ЗМ, III, 30</ref> Башка («яман») ысулларга ''асура'' (кәләшне сатып алу),<ref>ЗМ, III, 31</ref> ''гандхарва'' (ата-анасы риза булмыйча кияү белән ризалашып төзелгән гаилә),<ref>ЗМ, III, 32</ref> ''ракшаса'' ([[кәләшне урлау]])<ref>ЗМ, III, 33</ref> һәм иң начар төре — ''пайшача'' (алкольдән яки наркотиктан исергән яки акылдан язган кыз өстеннән көчләү).<ref>ЗМ, III, 34</ref>
 
«Ману-смрити» буенча хатын тормыш буена ир сагы астында булырга тиеш булган (балачагында - атасы, яшь вакытында - ире, ә карт чагында - улы).<ref>ЗМ, IX, 2-3</ref>
 
=== Җинаятьләр һәм җәзалар ===
"Ману-смрити" буенча бөек гөнаһлар (''махапатака'') булып брахманны [[үтерү]], исерү, [[урлау]], (остаз) [[гуру]] хатыны белән [[зина]], һәм шулай ук шуны эшләгән гөнаһлы кеше белән бер җәмәгатьтә булу торган.<ref>ЗМ, XI, 55</ref> Бу җинаятьләрне кылуның нәтиҗәсе булып бөтен милектән мәхрүм итеп илдән кууга кадәр җәза булган.<ref>ЗМ, IX, 235</ref>
 
Җәзадан корбан бүләкләрен саклаганда яки хатын-кызларны яки брахманнарны саклаганда үтергән кеше азат ителгән. Шул ук вакытта бу очракта гурумы, өлкән кешеме яки [[Веда]]ларны бик яхшы белгән брахман үтерелгәне мөһим булмаган. Шулай ук "үтерүчене үтерү" гөнаһ дип саналмаган.<ref>ЗМ, IX, 349—351</ref>{{нет в источнике}}
 
Җәза җәзага тартылган варнасына бәйле булган. Мәсәлән эш яки гамәл белән үзең белән тигез яки түбәнрәк варна кешесен хурлау өчен [[штраф]] салынган, ә шудра "ике кат туганнар"га карата шул ук гамәл өчен тән җәзасы бирелгән - тел, иреннәр, аякларны кисеп алу һәм [[кастрация]].<ref>ЗМ, VIII, 270—280</ref>
 
[[Зина]] авыр җинаятьләргә кергән. Ману законнары буенча кеше хатыннарына омтылганнарны патша куарга, "дер селкенерлек җәзага" тартырга тиеш булган.<ref>ЗМ, VIII, 352</ref> Зинага "хезмәт күрсәтү, бизәгенә һәм киемнәренә орыну, һәм шулай ук бергәләп ятакта утыру" кергән.<ref>ЗМ, VIII, 357</ref> Зинада гаепле барлык брахман булмаганнар үлем җәзасына тартылган.<ref>ЗМ, VIII, 359</ref> <ref>ЗМ, VIII, 362</ref> Кызны аның ихтиярыннан тыш намусыннан мәхрүм итү тән җәзасына китергән, җинаятьче түзүче белән тигез торышта булмаса бармаклар кисүгә китергән. Торыш буенча тигез зур штраф түләргә тиеш булган.<ref>ЗМ, VIII, 364—367</ref> Иренә тугрылыклы булмаган хатын этләр белән таланырга тиеш булган, ә аның белән зина кылган ир - кызган тимер ятакта яндыруга тартылырга тиеш булган.<ref>ЗМ, VIII, 371—372</ref> Ирекле хатын белән җинаятьчел бергә яшәү өчен шулай ук ир кешенең варнасына карап җәза каралган.<ref>ЗМ, VIII, 374—379</ref>
 
«Тамырларны, агач җимешләрен, ут өчен утын һәм терлек ашау өчен үлән җыю» җинаять итеп каралмаган.<ref>ЗМ, VIII, 339, 341</ref> Похищение «Аксөяк кешеләрне, бигрәк тә хатыннарны, һәм шулай ук асыл ташларны» урлау үлем җәзасы белән җәза бирелгән, сыерлау урлау өчен - аякның яртысын кискәннәр.<ref>ЗМ, VIII, 323-24</ref>
 
Патшага түбәндәге төр җәзалар куллану каралган: төрмәдә тоту (''ниродхана''), чылбырларга богау (''бандха'') һәм төрле тән җәзалары (''вадха''). Брахманнарга [[үлем җәзасы]] кулланылмаган, аның урынына җәмәгать хуры белән бәйле башка төр җәзалар каралган.
 
===Дөньяның барлыкка килүе===