Снукер: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 10:
Снукер уенын Бөекбритания колониаль гаскәрләренең Җабалпур шәһәрендә (Һиндстан) хезмәт иткән төмәнбашы Невилл Чемберлен 1875 елда уйлап тапкан дип санала. Уен башында өстәлгә куелган 22 шарның унбише — кызыл шарлар, аларның снукер жаргонындагы атамасы нәкъ шундый. Сары, коңгырт, яшел, зәңгәр, алсу һәм кара төстәге алты шарны “төсле шарлар” дип атыйлар. Ак төстәге шар аткы буларак кулланыла. Баштарак уенда “төсле” шарлар дүртәү генә булган, 1890 елда тагын икене өстәгәннәр.
[[Файл:Joe_Davis.jpg|right|thumb|Джо Дэвис,снукер буенча беренче чемпион, 1920 еллар тирәсендә.]]
1919 елда BA&CC дип аталган оешма снукер уены кагыйдәләрен рәсми рәвештә раслаган. Беренче дөнья чемпионаты дөнья чемпионаты Бөекбританиянең Бирминһем шәһәрендә 1926-1927 еллар чигендә үткәрелгән. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр бу уенда Британия һәм Австралия уенчылары тулаем өстенлектә булган.
1950-1960 нче елларда, финанслауның һәм оештыру эшләренең түбән дәрәҗәдә булуы аркасында, снукер уенының үсеше торгынлыкка тарый. 1970 нче елларда, снукер турнирларын телевизия каналлары аша күрсәтә башлыйлар, шул сәбәпле уенның үсешенә иганәчелек итүчеләр саны да арта һәм уен яңадан популяр булып китә. 1976-1977 елларда снукер уенчыларының ңөньякүләм рәсми рейтингы төзелә.
Снукер буенча иң зур һәм абруйлы ярышлар Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе (WPBSA) карамагында тора. Бу оешма яшүсмерләр, яшьләр һәм һәвәскәрләр арасында да саллы турнирлар үткәрә. Британия утрауларында, Аурупаның кыйтга өлешендәге илләрдә һәм Кытайда үткәрелә торган рейтинглы ярышлар мейн-тур дип атала. Шуларның өчесендә — дөнья һәм Бөекбритания беренчелекләрендә, Лондонда үткәрелә торган “Мастерс” турнирында — җиңеп чыга алган уенчыларны “Өч таҗ иясе” дип йөртәләр, моңа ирешү профессионаллар арасында иң дәрәҗәле казаныш дип санала. 1960-1988 елларда снукер Паралимпия уеннары програмына да кертелгән иде, ләкин Мәскәү Олимпиадасында (1980 елда) бу “буржуаз уен”га урын табылмады.