«Халикъ Садрый» битенең юрамалары арасында аерма

666 байт добавлено ,  10 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
(Yeni bet: '''Габделхаликъ Гариф улы Садриев''' 1890 елның 4 августында хәзерге Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске ...)
 
'''Габделхаликъ Гариф улы Садриев''' [[1890]] елның 4 августында хәзерге [[Самара өлкәсе|Самара өлкәсенең]] [[Самара өлкәсенең Камышлы районы|Камышлы районы]] [[Иске Ярмәк авылы|Иске Ярмәк авылында]] ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән ятим калып, [[Октябрь революциясе|Октябрь революциясенә]] кадәрге чорда [[Оренбург]], [[Уфа]], [[Баку]], [[Самара]] шәһәрләренәшәһәрләрендә [[завод]] һәм [[нефть]] промыселларында эшләп, “тормыш университетлары”н уза. Бик яшьли [[революцион көрәш]] юлына баса. [[1919]]-[[1922]] елларда партиянең Самара губерна комитетында [[татар-башкорт]] секциясе рәисе булып эшли. [[1920]] елда [[Мәскәү|Мәскәүдә]] [[ТАССР]] оешу турындагы тарихи закон проектына кул куйган татар халкы вәкилләреннән берсе икәнлеге дә мәгълүм.
Х.Садри [[Казан|Казанда]] [[“Спартак” комбинаты|“Спартак” комбинатында]] директор һәм башка сәнәгать оешмаларында җитәкче булып эшли, актив җәмәгать эше алып бара. Бу чорда ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү юнәлешендә фәнни-популяр хезмәтләр дә яза (“Электромонтер”, [[1926]]; “Электрик серләре”, [[1928]] һ.б.)
[[Бөек Ватан сугышы|Бөек Ватан сугышында]], [[батальон командиры]] буларак, [[фронт|фронтның]] алгы сызыгында сугыша. [[Фронт|Фронттагы]] батырлыклары өчен [[Кызыл Йолдыз]], [[II дәрәҗә Ватан сугышы ордены|II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары]] һәм медальләре белән бүләкләнә.
Х.Садри, әдәби иҗатка [[Октябрь революциясе|Октябрь революциясенә]] кадәр үк тартылып, шул чорда байтак кына хикәяләр яза. Революциядән соң ул прозада эшләү белән бергә үзен [[драматургия|драматургиядә]], [[поэзия|поэзиядә]] һәм [[очерк|очеркларда]] сынап карый. Х.Садриның драматург [[Әнәс Камал]] белән берлектә “Юллар” ([[1950]]) исемле [[пьеса|пьесасы]] бар. Шулай ук ул [[“Идел буенда сугышлар”]], [[“Партизаннар”]] һәм курчак театрлары өчен [[“Камал бабай әкияте”]] ([[1951]]) исемле сәхнә әсәрләре иҗат итә. Әлеге пьесалар үз вакытында республикабыз сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.
Х.Садриның [[“Ил батырлары”]]([[1934]]), [[“Тимерче малае”]] ([[1935]]), [[“Безнең таң”]] ([[1937]]) исемле повестьлары һәм [[“Йөзмә госпитальдә”]]([[1950]]) дигән [[мемуар]] очеркы мәгълүм.
Аның барлыгы сигез китабы дөнья күрә.
Ул [[1939]] елдан [[СССР Язучылар берлеге|СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы иде.
 
==Кулланылган==
6325

правок