Мөхлисә Бубый: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up using AWB
к мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
<small>{{мәгънәләр|Буби}}</small>
 
'''Мөхлисә Бубый''' (Нигъмәтуллина Мөхлисә) – татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый, педагог.
 
== Тормыш юлы ==
Мөхлисә Бубый (Буби) 1869 елда [[Вятка губернасы]] [[Сарапул өязе]] [[Иж-Бубый]] авылында (хәзерге [[Әгерҗе районы]]ның Иж-Бубый авылы) туа. Ул [[Габдулла буби|Габдулла]] һәм [[Гобәйдулла Буби|Гобәйдулла]] Бубиларның кыз туганы. Башлангыч белемне әнисе Бәдрелбәнат абыстайдан ала, аннары бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдуллада укый. Мөхлисәне Уфа губерна, [[Минзәлә өязе]]ндә яшәүче өлкән яшьтәге муллага яшьли кияүгә бирәләр, ләкин никахлары озын гомерле булмый, абыйсы һәм энесе аны ике кызы белән Иж-Бубыйга алып кайталар.
1885 елдан Габдулла белән Гобәйдулла әтиләре мәдрәсәсен үзгәртеп коруга керешәләр. Мөхлисә Бубый бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән берлектә яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша.
 
Юл номеры - 36:
 
Мөхлисә Бубый «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә [[1937 ел]]да кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөкем карары башкарыла – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. Вафатыннан соң аклана.
 
== Хәтер ==
* [[2011 ел|2011]] [[Иж-Бубый]] авылында Бубилар гаиләсе музее ачылган<ref>[http://medresebubi.ru/muzej/ Музей]</ref>.
* [[Камал театры]]нда М. Бубига багышланган «Үлеп яратты» спектакле (''[[Ркаил Зәйдулла]] әсәре буенча'') куелды<ref>[https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/media/press/kemne-yaratty/ Кемне яратты ?]</ref>
 
== Моны да карагыз ==
* [[Иж-Бубый мәдрәсәсе]]
 
== Сылтамалар ==
* [http://medresebubi.ru/?option=com_content&view=article&catid=40&id=51&Itemid=53 Бубилар мирасы]
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
[[Төркем:Мөгаллимнәр]]
[[Төркем:Дини шәхесләр]]
[[Төркем:Сәяси репрессия корбаннары]]