Вьет теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 387:
Латин язуына рәсми статус 1910 елда бирелә. Сүзләрдәге тоннар төп сузык авазны белгертүче хәреф өстенә диакритик тамгалар кую аша билгеләнә. Бөтен иҗек-сүзләр бер-берсеннән аерым языла. Көнбатыш телләреннән алынган яңа сүзләрне шул телләрдәгечә һәм иҗекләргә бүлмичә, тоташ язу гадәткә кереп киткән. Күптән алынган сүзләр әле моннан ярты гасырлар элек кенә тулысынча "вьетчалаштырып", иҗекләргә бүленеп һәм сызыкчалар (дефислар) куелып языла иде: мәсәлән, "Мәскәү" (Москва) атамасы Mắt-scơ-va дип тә, Mặc-tư-khoa дип тә "транскрипцияләнә" иде. Сугышлар тәмамланып, Вьетнам яңадан бердәм дәүләт булып киткәч, орфография дә үзгәрде, хәзерге заманда күп иҗекле алынма сүзләрдә сызыкчалар куелмый.<br>
 
Аурупа телләреннән алынган ил-дәүләт һәм телләр атамаларының вьет теленә транскрипциясе кызыклы да, татарлар өчен гыйбрәтле дә. Ил атамалары алдына, җөмһүрият, кыйраллык, кенәзлек кебек башка аңлатма сүзләр булмаган очракта, “nước” (ил, шулай ук — су) сүзе куела, ә телләр tiếng (тел, шулай ук — аваз, тавыш) сүзе белән тәгаенләнә. Мәсәлән: Ba Lan (Польша), Bồ Đào Nha (Португалия), Pháp (Франция), Hà Lan (Нидерландлар-Һолландия), Nga (Русия, мәгънәсе — “Аккош иле”!), Đức (Алмания), Cộng hòa Séc (Чех Җөмһүрияте), Bỉ (Бельгия), Băng Đảo (Исландия, мәгънәсе — Боз утравы).<br>
 
'''Вьет әлифбасы хәрефләренең басма кодлары (HTML һәм Unicode)'''