Вьет теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 385:
Хәзерге заман вьет язуы «тьы куок ңы” (вьет. ''chữ quốc ngữ'' , иероглификада – 字國語, мәгънәсе – “милли имла”) латин графикасына нигезләнгән. Чынбарлыкта бу әлифба католик миссионер Александр де Род тарафыннан XVII гасырда ук иҗат ителгән булган. Ул вакытта Вьетнамны португалиялеләр басып алырга ымсынганнар. Шуңа күрә quốc ngữ аерым авазларны һәм дифтонгларны тамгалау җәһәтеннән португал әлифбасына тартым. Әйтик, "nh" – ауропача “нь” (аңкауга тел уртасы тиеп тора, тел очы түгел!), "ư" – русча “ы”, "ơ" исә татарча “ы” авазы кебек әйтелә.
 
Латин язуына рәсми статус 1910 елда бирелә. Сүзләрдәге тоннар төп сузык авазны белгертүче хәреф өстенә диакритик тамгалар кую аша билгеләнә. Бөтен иҗек-сүзләр бер-берсеннән аерым языла. Көнбатыш телләреннән алынган яңа сүзләрне шул телләрдәгечә һәм иҗекләргә бүлмичә, тоташ язу гадәткә кереп киткән. Күптән алынган сүзләр әле моннан ярты гасырлар элек кенә тулысынча "вьетчалаштырып", иҗекләргә бүленеп һәм сызыкчалар (дефислар) куелып языла иде: мәсәлән, "Мәскәү" (Москва) атамасы Mắt-scơ-va дип тә, Mặc-tư-khoa дип тә "транскрипцияләнә" иде. Сугышлар тәмамланып, Вьетнам яңадан бердәм дәүләт булып киткәч, орфография дә үзгәрде, хәзерге заманда күп иҗекле алынма сүзләрдә сызыкчалар куелмый.<br>
 
'''Вьет әлифбасы хәрефләренең басма кодлары (HTML һәм Unicode)'''