Конъюнктивит: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 16:
Конъюнктивит мөстәкыйль авыру булырга мөмкин, әмма ешрак ул башка авырулар [[симптом]]ы булып тора. Конъюнктивитның түбәндәге формалары бар: кискен катараль, хроник катараль, эренле, паренхиматоз, фолликуляр, крупоз, дифтероид, телязиоз һәм риккетсиоз. Диагнозны клиник билгеләр буенча куялар.
 
== Вариантлар ==
*"Блефарит" — конъюнктивит [[блефарит]] (күзнең өске кабаклары шешүе) белән бәйле.
*"Кератоконъюктивит" — конъюнктивит [[кератит]] (күзнең мөгезчә эшекәртәсе шешүе) белән бәйле.
*"Элит" — шешенү процессы.
==Дәвалау==
Авыруның сәбәпләрен бетерәләр. [[Калий перманганаты]] (1:5000), этакридин (1:1000), фурацилин (1: 5000) кебек антисептик эремәләр белән еш юалар. Конъюнктиваль капчыкка 10 — 30 % лы сульфацил-натрий (альбуцид) эремәсе, 3%лы колларгол эремәсе тамызалар. Катараль ялкынсыну күренешләре кимегәндә камаштыргыч дарулар (цинк сульфатының 0,25 — 0,5%лы, әчеташларның 1 % лы эремәләре), ә озакка сузылган һәм эренле процессларда, бөтен конъюнктиваны сөртеп яндыру өчен, көмеш нитраты эремәләре (1 — 2%лы яки 5 — 10%лы) кулланалар. Яндыру алдыннан, конъюнктиваны авыртусызландыралар, яндырганнан соң, көмеш нитратын нейтральләштерү өчен, натрий хлоридының изотоник эремәсе белән юдыралар. Шулай ук эремәләр, эмульсия яки мазьлар формасында антибиотиклар тәкъдим итәләр. Күз кабаклары әйләнгәндә һәм 3 нче кабак деформацияләнгәндә, операция ясыйлар.