Качкын (опера): юрамалар арасында аерма

30 байт өстәлде ,  5 ел элек
к
викиләштерү
к (clean up, replaced: майор → майор (2) using AWB)
к (викиләштерү)
[[Файл:С.Садыйкова-Рәйханә.jpg|180px|thumb|right|[[Сара Садыйкова|С. Садыйкова]] — ''Рәйханә'']]
«'''Качкын'''» — 3 актлы татар трагик операсы. Композиторы — [[Нәҗип Җиһанов]]. [[Әхмәт Фәйзи]] либреттосы. Операның премьерасы [[1939 ел]]ның [[17 июнь|17 июнендә]] була. Яңа оешкан [[Татар опера һәм балет театры|Татар дәүләт опера театры]] ([[1941 ел]]дан [[Татар дәүләт опера һәм балет театры]]) труппасы, театрның үз бинасы төзелеп бетмәгәнгә күрә, спектакльләрен [[Тинчурин театры|Татар дәүләт театрында]], [[Казан дәүләт академия рус Зур драма театры|Рус Зур драма театрында]] һәм Казанның башка сәхнәләрендә куя<ref>[http://kazan-opera.ru/tat/about/history/ Опера–балет театры сайтында]</ref>. Төп партияләрне [[Мәскәү дәүләт консерваториясе]] каршындагы Татар дәүләт опера студиясен ([[1934 ел|1934]]-[[1938 ел|1938]]) тәмамлаган солистлар ([[Усман Әлмиев]], [[Мөнирә Булатова]], Х. Зәбирова, [[Галия Кайбицкая]], [[Асия Измайлова]], [[Фәхри Насретдинов]], [[Мәрьям Рахманкулова]], [[Сара Садыйкова]] һ.б.) башкара. Опера соңрак [[Башкорт дәүләт опера һәм балет театры|Уфа сәхнәсендә]] дә куела.<br/>
Дирижёры — С.С. Бергольц (''[[1939 ел]]гы куелышта''), [[Ильяс Әүхәдиев]] (''[[1944 ел]]гы куелышта''), режиссёр-куючы — [[Федор Каверин|Ф.Н. Каверин]] (''[[1939 ел|1939]]''), З.Г. Сафин (''[[1944]]''), балетмейстер — [[Гай Таһиров]], куючы-рәссам, киемнәр буенча рәссам — М.М. Абдуллин (''[[1939 ел|1939]]''), [[Петр Сперанский]] (''[[1944 ел|1944]]''). Әдәби бүлек мөдире — [[Муса Җәлил]]<ref>[http://www.kzntm.ru/khronologicheskij-ukazatel/5-opera-1 Казан театр музее]</ref>.<br/>
Бүгенге көндә театр репертуарында юк.
 
51 399

правок