«Сөембикә манарасы» битенең юрамалары арасында аерма

Нет изменений в размере ,  4 ел элек
→‎Тарих: Kil Äxmäd
(Fixed grammar)
Тамгалар: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Мобиль кушымта аша үзгәртү
(→‎Тарих: Kil Äxmäd)
Тамгалар: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
Сөембикә манарарасының килеп чыгу тарихы әлегә көнгә кадәр төгәл билгеле түгел. Кайбер тарихчылар фикерләре буенча Сөембикә манарасы [[Мөхәммәт-Әмин]] хан вакытында төзелгән. [[1495]] елда [[Мөхәммәт-Әмин]] Казан тәхетеннән бәреп төшерелгәннән соң, Мәскәүгә качарга мәҗбүр булган, хәттә [[Мәскәү кенәзлеге]] Ливониягә каршы сугышында урыс гаскәре башлыгы итеп билгеләнгән булган. Мәскәү Кирмәненең [[:ru:Боровицкая башня|Боровицкий манарасы (рус)]] төзегән вакытында [[Мөхәммәт-Әмин]] [[Мәскәү]]дә яшәгән һәм Италия архитекторлары ([[:ru:Солари, Пьетро Антонио|Пьетро Антонио Солари (рус)]]) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзер өчен чакырган. [[1502]] елда [[Мөхәммәт-Әмин]] янә Казан тәхетендә утырган һәм үз бөек манараны төзергә карар иткән. [[1505]] елда [[Мөхәммәт-Әмин]] Мәскәү кенәзлеге белән мөнәсәбәтләрен үзгәртә һәм бәйсез сәясәтен үткәрә башлаган. Нәкъ бу чорда яңа хәрби манара төзелә башлаган. Төзелеш вакыты: якынча [[1507]]-[[1517]] еллар.
 
Бер риваять буенча сәяси көрәш нәтиҗәсендә [[Мөхәммәт-Әмин]] ханлыкның күренекле эшлеклесе [[Кил- Әхмәд]]не үлемгә хөкем иткән, Кил-Әхмәд үлеме алдында "беркайчан бу манара хан исемен йөртмәячәк" дип [[Мөхәммәт-Әмин]]не каһәрләгән. Чыннан да каһәр сүзләре тормышка ашкан, Әмин манарасы дип аталмаган.
[[Файл:Torbase.JPG|300px|мини|уңда|Сөембикә манарасы янында хан-төзүче Мөхәммәт-Әминнең кабере урнашкан, максус тактада бүтән Казан ханнары рәтендә аның исеме язылган.]]
Башта яңа Манара - хәрби манара буларак төзелгән, ләкин Мөхәммәд-Әмин үз фикерен үзгәрткән, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517-1560 елларда) '''Хан мәчете''' дип йөртелгән. Сөембикә соңгы елларда манарада яшәгән өчен 1560-еллардан соң халык бу бинага Сөембикә Манарасы исемен биргән.
22 323

правки