Кушлавыч: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Авылның атаклы кешеләре: мәгълүмат өстәү
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 74:
Авыл атамасы тарихи-географик, географик-статистик чыганакларда еш очрый. Алат юлы өстендәге бу авыл Казан ханлыгы чоры авыллары исемлегендә искә алына. [[1676 ел]]ның [[24 июль]] датасы белән авыл атамасы И. П. Ермолаев хезмәтендә теркәлгән.
 
Д. А. Корсаков җыентыгында Кушлавыч авылы чишмә янына утырган дип телгә алына. Анда 89 [[йомышлы татар]] яшәгән. Шунда ук Кушлавыч пүчинкәсе дә искә алына, анда 18 йомышлы татар теркәлгән. [[1761]] —[[1866]] елларда үткәрелгән Генераль ызанлау мәгълүматларыннан күренгәнчә, Кушлавыч авылында һәм Кушлавыч пүчинкәсендә йомышлы татарлар яшәгән. А. Артемьев китабыннан күренгәнчә, Кушлавычның 86 хуҗалыгында 384 ир-ат һәм 356 хатын-кыз исәпкә алынган, авылда мәчет эшләгән. Кушлавыч авылы турында Н. Н. Вечеслав (1878) мондый мәгълүмат бирә: «Чишмә суы һәм коры чокыр янына утырган Кушлавыч авылындагы 121 йортта 368 ир-ат һәм 342 хатын-кыз көн күргән. Анда бер агач мәчет, кибет һәм тимерче алачыгы булган». Кушлавыч авылы [[Илиодор Износков|И. А. Износков]] китабында телгә алына. Анда 120 хуҗалык булып, ислам динендәге 411 ир-ат, 383 хатын-кыз яшәгән. Халык умартачылык белән шөгыльләнгән. 1898 елгы исемлектә Кушлавыч авылында татарлар яши дип искә алына. К. П. Берстель мәгълүматларына караганда, авылда барлыгы 798 татар кешесе яшәгән.
 
Кушлавыч, [[Югары Сәрдә]] һәм [[Урта Сәрдә]] авыллары июнь аеның 17—20 көннәрендә Сәрдә [[җыен]]ын бәйрәм иткәннәр. Җыенны икенче төрле Кушлавыч дип тә атаганнар.