Сарман районы энциклопедиясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
Юл номеры - 13:
 
== Эчтәлек ==
Белешмәлектә [[Сарман районы]]нда туган күренекле [[шәхес]]ләр: [[Сарман районы|районда]] туган [[язучы]]лар ([[Аяз Гыйләҗев]], [[Рәфкать Кәрами]], [[Сөббух Рәфыйков]], [[Адлер Тимергалин]], [[Мәдинә Маликова]] һ.б.), [[шагыйрь]]ләр ([[Гөлшат Зәйнашева]], [[Клара Булатова]], [[Вәсимә Хәйруллина]], [[Нияз Акмал]], [[Ямаш Игәнәй]], [[Мифтах Вәдүт]] һ.б.), галимнәр ([[Флёра Сафиуллина]], [[Фәрит Яхин]] һ.б.), рәссамнар ([[Мәснәви Хәертдинов]]), журналистлар ([[Марсель Зарипов]], [[Изаил Зарипов]], [[Рафис Гыйззәтуллин]], [[Диләрә Зөбәерова]], [[Саимә Ибраһимова]], [[Рафис Могыйнов]] һ.б.), [[җыр]]чылар ([[Илһам Шакиров]], [[Зөһрә Сәхәбиева]], [[Гөлдания Хәйруллина]] һ.б.), композиторлар ([[Разим Вәлиуллин]] һ.б.), генераллар ([[Әмирҗан Гәрәев]], [[Рәфкать Ризатдинов]], Марат Латфуллин, [[Дамир Тимерханов]] һ.б.), [[архитектура|архитектор]]лар ([[Марат Бибишев]], [[Әүфәр Зәкиев]] һ.б.), дәүләт премиясе лауреатлары, [[Ленин ордены]] белән бүләкләнүчеләр, [[Татарстан]]ның һәм [[Русия Федерациясе]]нең «''атказанган''» һәм «''халык''» исемен алучылар турында җентекле мәгълүмат бирелгән. Шулай ук [[Сарман районы|район]]нан читтә туып, бирегә эшкә килеп, хезмәте белән «''атказанган''» исемен алучылар да (мәсәлән, [[Әнвәр Залаков]]) кертелгән. [[Татарстан]] Югары Советына, соңрак [[Татарстан Дәүләт Советы]]на районнан депутат булып сайланучылар, күп еллар район хакимиятендә җитәкче урында эшләп ихтирам яулаган җитәкчеләр (мәсәлән, [[Усман Җиһаншин]]) турында белешмә бар. [[Советлар Берлеге Каһарманы|Советлар Берлеге Каһарманнары]] ([[Александр Казаков]], [[Нурмый Шәрипов]]), Социалистик хезмәт батырлары (Дамир Әхмәтов), [[Әфганстан]]да орден-медаль белән бүләкләнгән якташлары турында да сәхифәләр ачылган.
 
Заманында шөһрәт казанган элекке [[дин]] әһелләре, атаклы [[мәдрәсә]] мөгаллимнәренең кайберләренең (шул исәптән, [[Габдрахман Тайсугани]] (''Бикчурин''), [[Шәйхелислам Хәмиди]]нең) тәрҗемәи хәлләре белән танышырга мөмкин.