Шәһит Әхмәдиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
к мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 27:
 
Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев [[1888 ел]]ның [[29 декабрь|29 декабрендә]] хәзерге [[Татарстан]]ның [[Чистай районы]] [[Татар Ялтаны]] авылында туа. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, аннары Оренбургтагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә һәм Уфадагы [[«Галия» мәдрәсәсе]]ндә укый.
 
[[1913 ел|1913]]-[[1914 ел]]ларда [[«Хокук вә хәят»]] журналында сәркатиб булып эшли.
 
Ш. Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре, нигездә, [[1917 ел]]га кадәр язылган. Революция елларында һәм [[Бөек Октябрь революциясе]]ннән соңгы чорда ул күбрәк публицистик мәкаләләр, истәлек язмалары авторы һәм бигрәк тә күренекле җәмәгать, дәүләт эшлеклесе буларак таныла. Февраль көннәрендә, ул [[Мулланур Вахитов]] белән бергә [[Казан мөселман социалистик комитеты|Үзәк Мөселман социалистлар комитетында]] зур оештыру эшләре алып бара, Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм конторщиклары профсоюз оешмасына җитәкчелек итә, соңга таба [[«Аваз» газетасы|«Аваз»]] исемле газета оештыра.