Плюс: юрамалар арасында аерма
Создано переводом страницы «Плюс» |
(аермасы юк)
|
7 авг 2017, 09:05 юрамасы
Плюс, яки Кушу билгесе (лат. plus «күбрәк» — лат. multum’ның («күп») чагыштыру дәрәҗәсе) — кушу операциясының график символы, шулай ук уңай санның (+) символы. ASCII’да аның менә мондый коды бар: 43 (0x2B), Юникодта — 002B. Шулай ук плюсның калын символы бар: ➕, Юникодта — 2795.
Тарих
Басуда «+» символын иң иртә ([[1489 ел]]да) Иоганн Видман арттыру билгесе итеп кулланган[1]. XVI гасырның беренче яртысында «+» символы кушу билгесе итеп куллану Генрих Грамматеуста һәм аның укучысы — Кристоф Рудольфта[2] күренә. Франсуа Виет (1540 — 1603), алгебраның символик телен ясаган кеше, еш кына кушу билгесе итеп «+» символы белән кулланган.
Санак төймәсарының «+» төймәсе
Төймәсарның + төймәсе плюс символын җыяр өчен кулланыла. Шулай ук Калькулятор программасында кушу операциясын ясар өчен кулланыла. + төймәсе (үзе, яки Ctrl төймәсе белән тиңдәшлектә) күп төрле программаларда масштабны үзгәртү өчен файдаланыла (масштабны эреләтә).
Төймәсарда + төймәсенең берсе әлифба-саннар бүлегендә, икенчесе (аерым саннар бүлеге булган төймәсарларда) саннар бүлегендә урнашкан.
Искәрмәләр
- ↑ Кэджори, 1909, John Widmann, printed a.d. 1489 in Leipzig, is the earliest book in which the + and − symbols have been found. There are indications leading us to surmise that they were in use first among merchants, 175 бит.
- ↑ Кэджори, 1909, They occur again in the arithmetic of Grammateus, a teacher at the University of Vienna. His pupil, Christoff Rudolff, the writer of the first text-book on algebra in the German language (printed in 1525), employs these symbols also, 175 бит.