«Хөсәен Фәезханов» битенең юрамалары арасында аерма

46 байт добавлено ,  3 года назад
к
→‎Тормыш юлы: викиләштерү
к (clean up, removed: Төркем:Шәхесләр using AWB)
к (→‎Тормыш юлы: викиләштерү)
 
== Тормыш юлы ==
[[1828 ел]]да Сембер губернасы, [[Сабачай]] авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. [[1850 ел]]да [[Казан]]га килә. [[Мәрҗания мәдрәсәсе]]ндә [[Шиһабетдин Мәрҗани]]дән дәресләр ала. [[1854 ел]]да көнчыгыш телләрне укытырга [[Петербург]]ка эшкә чакыралар.
=== Петербург университетында ===
[[Казан университеты]]ның Көнчыгыш бүлеге 1855 елда Петербургка күчерелгәннән соң, А. К. Казембек һәм И. Н. Березин тәкъдиме белән, X. Фәезханов башкала университетына төрек-татар теле укытучысы итеп чакырыла. Петербург укыту округы попечителенең бу уңай белән мәгариф министрына тәкъдим язмасында болай диелә: «Бу чын ориенталистны... төрек телләре кафедрасына алу файдалы булыр иде». Ләкин рәсми карар тоткарланып тора. Фәнгә үз өлешен кертергә омтылып, X. Фәезханов башта хезмәт хакы алмыйча эшләргә ризалык бирә, тик «үзенең университеттагы хезмәтен чын хезмәт итеп санауларын» шарт итеп куя. [[Петербург университеты]] җитәкчелеге һәм укыту округы попечителе министрлыкка яңа тәкъдимнәр белән керәләр. Мәгариф министры 1857 елның 24 ноябрендә генә X. Фәезхановны Петербург университетының төрек-татар телләре укытучысы итеп билгеләргә рәсми рөхсәт бирә. Биш елдан соң, 1862 елда, ул, сенат указы белән, Көнчыгыш телләре факультетының лекторы итеп билгеләнә.
32 297

правок