Афзал Шамов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 28:
Язучы [[1901 ел]]ның [[4 март]]ында элекке [[Казан губернасы]]ның [[Зөя өязе]] (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Яшел Үзән районы]]) [[Татар Танае]] авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. Мәктәп чорында аны шул чорның күренекле педагогы [[Фатих Сәйфи-Уфалы]] укыта һәм кечкенә Афзалда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли.
 
[[Казан]]ның [[Касыймия мәдрәсәсе]]ндә бедембелем алган Афзал Шамов [[1922 ел|1922]]-[[1925 ел|1925]] елларда [[Казан дәүләт университеты]] рабфагында укый. [[1926 ел]]да Беренче [[МДУ|Мәскәү университетының]] әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә, беррәттән [[РСФСР]] Мәгариф комиссариаты каршындагы Төрки халыклар бүлегенең укый-яза белмәүне бетерү комиссиясе әгъзасы вазыйфасын башкара.
 
Афзал Шамов — [[татар әдәбияты]]нда, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" ([[1926 ел|1926]]), гражданнар сугышы чоры героикасына бәйле "Днепр буенда" ([[1927 ел|1927]]), "Бер мәхәббәт турында" ([[1933 ел|1933]]), совет тормышы шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан "Ана" ([[1933 ел|1933]]), "Госпитальдә" ([[1938 ел|1938]]), "Туйда" ([[1938 ел|1938]]) кебек повесть һәм хикәяләре егерменче-утызынчы еллардагы татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Ул язган хикәяләр [[рус теле|рус]], [[венгер теле|венгер]], [[казак теле|казак]], [[чуаш теле|чуаш]], [[башкорт теле|башкорт]] һәм башка телләргә тәрҗемә ителәләр.