Әхмәтһади Максуди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Инкыйлабтан соң: викиләштерү
к →‎Тормыш юлы: викиләштерү
Юл номеры - 27:
Әхмәтһади Максуди [[1868 ел]]ның [[28 сентябрь|28 сентябрендә]] [[Казан губернасы]] [[Ташсу]] авылында, (хәзерге [[Биектау районы]]на керә ) авыл мулласы Низаметдин гаиләсендә туган. Бу гаиләдә татар дөньясының ике олуг шәхесе — Һади һәм [[Садри Максуди]]лар туып-үскәннәр.
 
Әхмәтһади башта үз авылындагы әтисе мәдрәсәсендә укый. [[1881 ел]]ны ул [[Казан]]га килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «[[Күл буе мәдрәсәсе|Күл буе]]» яки «[[Галләмия мәдрәсәсе|Галләмия]]» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч , [[1890]]-[[1892 ел]]ларда шунда мөгаллимлек итә. Мәдрәсә мәгариф системасына җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлап, Һади 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясап, татар әлифбасына 6 хәреф кертә һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек [[1918 ел]]га кадәр барлыгы 32 басма кичерә, [[татар]] балалары өчен генә түгел, ә [[казакъ]], [[башкорт]], [[кыргыз]], [[үзбәк]] балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.
 
Һади Максуди татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2—3—6 басма кичерәләр. Соңрак галим [[Җамал Вәлиди|Ж.Вәлиди]] аның «Төрки сарыф» ([[морфология]]), «Төрки нәхүе» ([[синтаксис]]), «Шифаһия» («[[Гарәп теле]]н өйрәнү өчен 100 дәрес») кебек хезмәтләренә югары бәя биреп: