Бөтендөнья пәрәвезе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{rq|stub|error|image}}
{{Бутамагыз|Бөтендөнья челтәре}}
 
[[File:WWW logo by Robert Cailliau.svg|thumb|200px|Бөтендөнья Пәрәвезе эмблеммасы]]
 
'''Бөтендөнья пәрәвезе''' (ингл. ''World Wide Web'') – [[Интернет]]ка тоташтырылган [[компьютерсанак]]ларда сакланучы һәм бер-берсенә бәйле булган документлардан [[гиперсылтама]]лар ярдәмендә файдаланырга мөмкинлек бирә торган үзара бүленешле система. Ул шулай ук “Пәрәвез” (ингл. '''Web''' “пәрәвез”) дип тә атала һәм язуда WWW аббревиатурасы белән билгеләнә.
 
Бөтендөнья пәрәвезен йөзләрчә миллион [[сервер]] тәшкил итә. Аның күпчелек ресурслары гипертекст технологияләренә нигезләнгән. Интернетта урнаштырылган гипертекстлы документларның һәркайсы [[веб-бит]] дип атала. Уртак тема һәм дизайн аша берләштерелгән һәм шулай ук, гадәттә бер үк серверның виртуаль хәтерендә сакланып, бер-берсе белән үзара бәйләнештә торган сылтамалар ярдәмендә тоташтырылган веб битләре тупланмасы [[веб-сәхифә]]ләрен яки сайтларны барлыкка китерә. Веб битләрен ачу өчен махсус програмнар – [[браузер]]лар (ингл. ''browser'') кулланыла.