Аксу (Буа районы): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Авыл халкы: clean up, replaced: керем → керем using AWB
Юл номеры - 87:
 
== Авыл халкы ==
Тирә-яктагы авыллар Аксу авылын Кишер Аксуы дип йөртәләр, чөнки бу авылда һәр гаилә [[кишер]] утырта һәм сату итә. Кишер чәчү моннан 100—150 еллар элек башланган. Олылар сөйләвенә караганда, авылдан берәү [[Әстерхан]] шәһәренә яшәргә китә. Ләкин озакламый Аксуга кайта һәм [[кишер]] чәчү белән шөгыльләнә башлый. Бу эштән ул шактый гына [[керем]] ала, һәм аңардан күреп, башка хуҗалыклар да кишер үстерү кәсебенә керешәләр. Колхозлашканчы һәр хуҗалык 2—3 әр һектар кишер чәчкән һәм аны якын-тирәдәге авылларга сатып күп кенә табыш алган. Хәзерге вакытта да Аксу халкы бу кәсепне ташламый, шулай ук башка яшелчәләр үстерү белән дә шөгыльләнә.
 
[[1923 ел]]да авылда беренче әртил төзелә, [[1930 ел]]да [[колхоз]] оеша. [[1925 ел]]да авылда [[мәктәп]] ачалар, янында интернаты да була. Мәктәпкә күрше-тирә авыллардан да йөреп укыйлар.