Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Радиореклама текстына таләпләр: clean up, replaced: {{comment| → {{коммент|
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 358:
Реклама бирүче, җитештерүче һәм таратучы закон таләпләрен үтәмәгән өчен җавап бирә. Мисал өчен, рекламада лицензия номеры, аны биргән орган исеме, шулай ук «мәҗбүри рәвештә сертификацияләнергә тиеш» сүзләре рекламаның эчтәлегенә карый. Шул сәбәпле, әлеге текстны төшереп калдырган өчен реклама бирүче җавап бирә. «Реклама турындагы» законның 22 маддәсе нигезендә, реклама таратучының аны бирүчедән мәгълүматының дөреслеген раслаган документлар таләп итәргә хокукы бар, әмма ул алай эшләргә бурычлы түгел. Әмма шул ук маддәдә күрсәтелгәнчә, реклама бирүче башкарган эшчәнлек лицензияләүне таләп итсә, реклама җитештерүче һәм таратучы аннан шул лицензияне күрсәтүен сорарга, ә реклама бирүче аны күрсәтергә тиешле.
 
Реклама кагыйдәләрен бозган, ә аннан соң контрреклама бирүдән баш тарткан кешене кисәтү яки аннан 200 минималь хезмәт хакы күләмендә штраф түләтү каралган. Җаваплылыкка тартылганнан соң да шул ук реклама тагын файдаланылса, матди [[керем]] алу максаты белән белә торып ялган реклама тарату дип җинаять эше буларак бәяләнергә мөмкин.
 
Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып шуны әйтергә була: әлеге законның аерым маддәләре җентекләп тикшерүне сорый. Аеруча рекламаның кеше психологиясенә тәэсирен чикли торган яңа маддәләр сорала.