Мулланур Вахитов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к викиләштерү
Юл номеры - 26:
'''Мулланур Вахитов''' — күренекле татар сәясәт эшлеклесе.
 
Ул [[Казан]]да [[1885 ел|1885 елның]] [[10 август|10 августында]] туа. Рус югары уку йортларында белем ала, инкыйлаб рухлы яшьләр белән аралашып, сәяси ышанычсыз дип бәяләнә һәм полициянең яшерен күзәтүе астында яши. [[Петербург]]та укыганда рус матбугатында мәкаләләр, шигырьләр бастыра. Мулланур Вахитов, татарлар арасында югары белемле техник инженерларның берсе булып, [[1915 ел]]дан [[Казан]]да эшли башлый. [[1917 ел|1917 елның]] маенда беренче татар сәяси милли партиясен — «[[Мөселман социалистлар комитеты]]»н оештыра, [[1917 ел|1917 елның]] июнендә аның басма органы булган «[[Кызыл байрак (газета)|Кызыл байрак]]» газетасын чыгара башлый.
 
[[1918 ел|1918 елның]] [[17 гыйнвар|17 гыйнварында]] ул [[Мәскәү|Мәскәүдә]] Үзәк мөселман комиссариаты рәисе итеп билгеләнә.