Биохимия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Чыганак: {{Фәннәр}}
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: генетика → генетика using AWB
Юл номеры - 1:
'''Биохи́мия''', ''биологик химия'' – тере [[материя]]нең [[химик состав]]ын, тере [[организмнар]]ның [[тереклек]] итү эшчәнлегендәге химик процессларны өйрәнүче фән.
 
«Биохимия» термины [[1903 ел]]да алман тикшеренүчесе К. Нейберг тарафыннан кертелә. Биохимия тармаклары: статик биохимия – тере организмнарның химик составын анализлый; динамик биохимия - матдәләр бергәлеген тикшерә; функциональ биохимия – тереклек итү эшчәнлегендәге химик процессларны өйрәнә. Тикшерү объектына карап, биохимияне кеше биохимиясе, хайваннар биохимиясе, үсемлекләр биохимиясе һәм микроорганизмнар биохимиясенә бүләләр. Халык хуҗалыгы өчен төрле чимал эшләп чыгару, саклау һәм эшкәртү ихтыяҗы техник һәм сәнәгый биохимия үсешен китереп чыгара. Фармакология, фармация, токсикология, молекуляр биология, молекуляр [[генетика]], биотехнология - биохимия һәм физиология фәннәренә таяна. Кеше һәм хайван авыруларына диагноз кую күп очракта биохимик тикшеренүләргә нигезләнә.
 
[[Икмәк]] пешерү, [[сыр]] кайнату, [[шәраб]] әчетү һ.б. биохимик процесслар бик борынгы заманнардан ук билгеле булса да, биохимия фән буларак 19 йөз ахырында гына формалаша. Аның үсеше органик химия, [[физиология]] һәм [[медицина]] казанышлары белән бәйле: аспаргин кислотасы амидын ачкан француз галиме Л.Н. Воклен (1806), [[крахмал]]ның шикәрләнүен раслаган Россия химигы К.С. Кирхгоф, мочевинаны синтезлау юлы белән китереп чыгарган алман химигы Ф. Вёлер (1828), [[мускуллар]] составындага [[креатин]]ны тасвирлаган француз химигы М. Шеврёль (1835), [[скелет]] мускулларында сөт кислотасы булуын күрсәткән, [[гликоген]] бүлеп чыгарган немец химигы [[Юстус Либих|Ю. Либих]] (1850), химик әчетү теориясе авторы – француз физиологы К. Бернар (1835), май төзелешен һәм аны синтезлауны гамәлгә ашырган француз химигы П.Э. Бертло (1853-54), нуклеин кислоталарын ачкан швейцар табибе И.Ф. Мишер (1868), аксым үзлекләрен һәм төзелешен билгеләгән немец тикшеренүчеләре Ф. Хоппе-Зейлер, Э. Абдергальден белән Э. Фишер (1916), органик химиянең нигезен - органик кушылмаларның химик төзелеше теориясен төзегән рус химигы [[Александр Бутлеров|А.М. Бутлеров]] ([[1870]]) һ.б. хезмәтләрендә биохимиянең нигезе салына.
Юл номеры - 10:
* [http://tatarile.org/maglumat/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D1%85%D0%B8%D0%BC%D0%B8%D1%8F Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.]
{{Фәннәр}}
 
[[Төркем:Биохимия]]