«Хәким Хәсәнов» битенең юрамалары арасында аерма

к
clean up using AWB
(Replacing Hero_of_the_USSR.png with File:Hero_of_the_USSR_Gold_Star.png (by CommonsDelinker because: File is to be deleted).)
к (clean up using AWB)
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1916 ел]]да [[Вятка губернасы]] [[Уржум өязе]] Морке волосте (''хәзерге'' [[Мари Ил]]нең [[Морке районы]]) Алмәмәт (Тат. Күшнә<ref>[http://komanda-k.ru/%D0%9C%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%B9-%D0%AD%D0%BB/%D0%B4%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BD%D1%8F-%D0%B0%D0%BB%D0%BC%D0%B0%D0%BC%D0%B5%D1%82%D1%8C%D0%B5%D0%B2%D0%BE-%D0%BC%D0%BE%D1%80%D0%BA%D0%B8%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B5-%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%8B Деревня Алмаметьево (моркинские татары)]</ref>) авылында туган. Балачагы [[Мари АӨ]] Мари-Төрек кантоны (''[[1932 ел]]дан [[Бәрәңге районы]]'') [[Бәрәңге (бистә, Мари Ил)|Бәрәңге]] авылында (''[[1974 ел]]дан бистә'') узган. Тулы булмаган урта белемле. Гаиләсе белән [[Йошкар-Ола]] [[тимер юл]]ының 89нчы километрына күченә. Йошкар-Ола тимер юл станциясендә юл караучы эшче, бригадир булып эшләгән. [[1937 ел|1937]]-[[1939 ел]]ларда [[Ерак Көнчыгыш]]та [[армия|хәрби хезмәт]] үткән. [[Армия]]дән соң [[Владивосток]]та яши. [[1942 ел]]ның [[март]]ында яңадан [[Кызыл гаскәр]]гә чакыртып алына, [[Ерак Көнчыгыш]]ның хәрби укуханәләрен тәмамлаучылардан төзелгән 248нче аерым курсантлар бригадасы 3нче укчы батальонында [[уксибәр|пулемет]] расчеты командиры (''Үзәк фронтның 60нчы армиясе''). [[1942 ел]]ның [[август]]ыннан фронтта. [[Брянск фронты|Брянск]], [[Воронеж фронты|Воронеж]], [[Үзәк фронт|Үзәк]] фронтларда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
 
[[1943 ел]]ның [[26 август]]ы - [[30 сентябрь|30 сентябрендә]] [[Чернигов]]-[[Припять]] юнәлешендә барган каты сугышларда батырлык үрнәге күрсәтә. [[29 август]]та [[Курск өлкәсе]] Прихотьково авылы өчен барган сугышта рота белән җитәкчелек итүне үз өстенә алып, сугышчыларны һөҗүмгә күтәргән. [[12 сентябрь]]дә [[Сумы өлкәсе]] Конотоп районы Нехаевка авылы өчен сугышканда аңын югалта, дошман кулына эләгә, җәзалап үтерелә (''фашистлар башын кисәләр, гәүдәсенә бензин сибеп, ут төртәләр''). Нехаевка авылында җирләнгән, [[1956 ел]]да җәсәде [[Сумы өлкәсе]] Конотоп районы Корабутово авылына күчерелгән.
[[Төркем:Советлар Берлеге Каһарманнары]]
[[Төркем:Пулеметчылар]]
[[Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар]]
[[Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар]]
[[Төркем:Җәзаланган гаскәриләр]]
1 234 896

правок