Владимир Адоратский: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
к мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 25:
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Икенче Казан ирләр гимназиясе]]н, [[Казан университеты]]ның юридик факультетын тәмамлый (1903). [[1890-еллар]]да Казандагы революцион түгәрәкләрдә эшчәнлек алып бара. [[1904 ел]]дан [[РСДРП]] әгъзасы һәм Казан комитеты секретаре, [[Казан]]да 1905—07 еллардагы революция вакыйгаларында катнаша. [[1905 ел]]ның декабрендә кулга алына, [[Әстерхан губернасы]]нда сөргендә була, [[Швейцария]]гә китәргә рөхсәт ала. 1908—10 елларда [[Казан]]да, 1911—18 елларда эмиграциядә яши. [[Беренче Бөтендөнья сугышы]] вакытында [[Германия]]дә гражданлык тоткынлыгында була.
 
[[1918 ел]]ның августында Русиягә кайта, [[РСФСР]] Мәгариф халык комиссариатында эшли. Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының Социалистик (соңрак Коммунистик) академиясен оештыручыларның берсе. [[1919 ел]]да [[Казан университеты]]нда укыта, революция хәрәкәте һәм [[гражданнар сугышы]] турында мәгълүматлар җыя. [[1920 ел]]дан [[Мәскәү]]дә: [[Бөек Октябрь инкыйлабы|Октябрь революциясе]] һәм [[РКП(б)]] тарихы комиссиясе — Истпарт җитәкчеләреннән берсе, РСФСР дәүләт архивы мөдире, Үзәк архив идарәсе мөдире урынбасары. [[1920-еллар]]да [[Яков Свердлов|Я.М. Свердлов]] исемендәге Коммунистик университетта, Кызыл профессура институтында укыта. 1928 елдан В.И. Ленин исемендәге институт дирекциясе әгъзасы, 1931—39 елларда — Маркс-Энгельс-Ленин һәм СССР Фәннәр академиясенең философия институтлары директоры. 1938—45 елларда [[Карл Маркс|К. Маркс]], [[Фридрих Энгельс|Ф. Энгельс]] һәм [[Ленин|В.И. Ленин]] хезмәтләрен бастыруда катнаша.