Мәкәрим Мәһдиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
}}
'''Мәкәрим Мәһдиев''' ({{lang-ba|Мәкәрим Мәһәҙиев}}, 23.12.1901, Самар губернасы Бөгелмә өязе Түбән Ака авылы – 10.7.1938, Уфа) — татар актёры, режиссёр.
 
==Тәрҗемәи хәл==
Мәһдиев Мәкәрим Әдһәм улы 1917—21 елларда төрле күчмә шәхси театрларда катнаша, [[5-ченче Армияныңармия (ЭККА)|5-нче армия]]нең сәяси бүлеге янындагы кызылармеецлар театры, Уфа дәүләт татар-башкорт үрнәк театры (кара: Үрнәк татар башкорт театры) актёры. 1922 елдан алып Үзәк театр сәнгате техникумында ([[Мәскәү]]) укыган, бер үк вакытта [[Мәскәү үзәк татар эшче театры]]нда эшли, 1926-37 елларда [[Башкорт театр-художество училищесы]]ның театр бүлегендә укыта һәм уку-укыту бүлеге мөдире була, бер үк вакытта 1930 елдан алып [[Башкорт академия театры]] актёры, режиссеры, 1933 елдан – сәнгать җитәкчесе.
 
==Иҗади эшчәнлеге==
Мәһдиев башкорт театры тарихына милли сәхнә реформаторы буларак кергән: К.С.Станиславскийның художество принципларын хуплап, проф. театр мәдәниәте, актёр осталыгы үсешенә булышлык итә, театрның репертуарын, репетицияләр үткәрү процессын үзгәртә. Төп рольләре: Шаймак (“Янгура”), Галим (“Алатау”; икесе дә — [[Афзал Таһиров|А.М.Таһиров]]), Исмәгыйль (“Галиябану”), Отелло (У.[[Шекспир]]ның шул ук исемле пьесасы) һ.б. Режиссер буларак, башлыча классиклар әсәрләреннән спектакльләр куя һәм төп игътибарын йогынтылы анализга юнәлтә: [[Фридрих Шиллер|Ф.Шиллер]]ның “Юлбасарлар” (дебют, 1928) һәм “Мәкер һәм мөхәббәт”, [[Лопе де Вега]]ның “Сарык чишмәсе”, Н.В.Гогольнең “Ревизоры”, А.С.Пушкинның “Борис Годунов“, А.Н.Островскийның “Төшемле урын” спектакльләре. Совет драматургларыннан Таһировның “Алатау” һәм “Сибиряк Гыйльман”, [[Сәгыйть Мифтахов |С.М.Мифтахов]]тың “Паннар илендә”, [[Нәкый Исәнбәт|Н.Исәнбәт]]нең “Портфель”, Г.Хәмитнең “Һинд кызы”, Г.Я.Кобецтың “Гута” һ.б әсәрләрен сәхнәләштергәндә тормышны дөрес һәм ышандырырлык итеп чагылдырырга тырыша. [[Шамил Усманов|Ш.Х.Усманов]]ның “Кичеккән фәрман, яки вәлидовчелек” спектакле тирән яшерен сәяси мәгънәсе белән зур иҗтимагый резонанс тудыра. Укучылары арасында Г.Б.Абызгилдина, [[Зәйтүнә Бикбулатова|З.И.Бикбулатова]] (хатыны), Т.М.Бикташева, В.Г.Галимов, З.Г.Игдәүләтов, Б.Г.Имашев. Репрессияләнә (1937), атылаатып үтерелә (1938). 1957 елда аклана.
 
== Чыганаклар ==