Габдулла Шәрипов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
| тулы исем = Габдулла Мөхәммәт улы Шәрипов
| һөнәр = тел галиме, дәреслекләр авторы
| туу датасы = [[ел|10.11.1893 ел]]
| туу җире = [[Троицки]], [[Ырымбур]], Русия
гражданлык = Русия → [[ССРБ]]
| милләт = татар
| үлем датасы = [[ел|4.10.1938 ел]] (45 яшь)
| үлем җире = [[Бакы]], [[Азәрбайҗан]]
| әти =
Юл номеры - 24:
'''Габдулла Шәрипов''' ( тулы исеме ''Габдулла Мөхәммәт улы Шәрипов'' , азәрб. ''Аbdulla Şərifov'') – галим, азәрбайҗан тел фәненә нигез салучыларның берсе, татар.
[[ел|1893 елда]] [[Ырымбур]] губернасы [[Троицки]] шәһәрендә туган. Шунда рус-татар мәктәбен, [[ел|1908 ел]]да мөселман хәйрия җәмгыяте акчасына [[Истанбул]]га барып, урта мәктәпне тәмамлый.
 
[[Троицки]]га әйләнеп кайткач, журналистика белән шөгыльләнә, [[татар]] вакытлы матбугатында даими катнаша.
 
[[Томск]] университетының иҗтимагый фәннәр факультетында укый башлый, [[Азәрбайҗан]] дәүләт университетының көнчыгыш факультетының тел һәм әдәбият бүлеген тәмамлый ([[ел|1928 ел]]). Аспирантурада укый ([[ел|1931 ел]]).
 
[[Азәрбайҗан]] педагогия институтында [[төрек]] - [[татар]] диалектологиясе, [[төрки]] ([[азәрбайҗан теле]]) һәм рус теле курслары укыта ([[ел|1931-1933 еллар]]).
 
[[Азәрбайҗан]] Фәннәр академиясе Тарих, тел һәм әдәбият институтының сүзлек- терминнар бүлекчәсе җитәкчесе .
Юл номеры - 36:
Беренче фәнни хезмәтләре [[азәрбайҗан теле]]нең фонетик төзелешен өйрәнүгә багышланган. “Төрки телнең([[азәрбайҗан теле]]) грамматик категорияләрен төркемләү нигезләре” хезмәте бүген дә мөһим.
 
[[ел|1932 ел]]да урта мәктәпнең барлык сыйныфлары өчен [[азәрбайҗан теле]] дәреслекләре төзүче махсус комиссиягә кертелеп, сыйфатлы дәреслекләр язуда катнаша.
 
[[Азәрбайҗан теле]] диалектларын тикшерүгә дә өлеш кертә, Шәмахага экспедицияләр оештыра. Фәнни хезмәтләре [[Бакы]]да, [[Мәскәү]]дә, [[Ленинград]]та басыла.
 
[[ел|1937 елның 21 июнендә]] “халык дошманнары” [[Бәкер Чобан-задә]], В.Хулуфлу, Г.Багиров һ.б. ярдәм итүдә, тел гыйлеменә зыян салуда гаепләнеп, кулга алына. [[ел|1938 елда]] үлемгә хөкем ителә. Басарга әзерләнгән китаплары: “[[Азәрбайҗан]] төрки теле” ([[ел|1931 ел]]), “Фәнни тәрҗемә мәсьәләләре” ([[ел|1936 ел]]) тыела. [[ел|1956 елдаел]]да реабилитацияләнә.
 
== Чыганаклар ==