Таҗи Гыйззәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
 
== Тормыш юлы һәм иҗаты ==
Ул [[1895 ел]]ның [[15 сентябрь|15 сентябрендә]] [[Әгерҗе районы]]ның Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бондюг, [[Воткинск]], [[Ижау]] заводларында эшли. [[1919 ел|1919]]–[[1922 ел|1922]] елларда аның артистлык сәләте ачыла. [[Самара]]да [[Зәйни Солтанов|З. Солтанов]] оештырган [[Самара татар театр студиясе|драма студиясендә]] укыганнан соң (''[[1920 ел|1920]]''), Таҗи Гыйззәт [[Камал театры|Татар Дәүләт академия театрында]] артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «[[Наёмщик (драма)|Наёмщик]]», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.
 
[[Рәсем:Gyzzat-taci.jpg|thumb|left|180px|Таҗи Гыйззәт кабере]]
 
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, Русиянең һәм [[Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе]] дигән мактаулы исемнәргә лаек була. [[1955 ел]]да вафат.
 
==Шулай ук карагыз==