Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 186:
 
[[1912 ел]]ның [[28 ноябрь|28 ноябрендә]] көньяк [[Влёра]]да узган Бөтен албан конгрессында Влёра мәҗлесе оештырыла. Сиксән өч кешедән торган бу Мәҗлес илнең бәйсезлеген игълан итә һәм Вакытлы хөкүмәт оештыра. Хөкүмәт оештыру турында карарны Мәҗлеснең икенче сессиясендә, ягъни 1912 елның [[4 декабрь|4 декабрендә]] кабул итәләр. Ул 10 әгъзадан тора, аны [[1914 ел]]ның [[22 гыйнвар]]ына кадәр Исмәгыйль Кәмали җитәкли. Шул ук вакытта Мәҗлес хөкүмәт эшчәнлеген күзәтеп торыр өчен Сенат (''Pleqësi'') дигән органны да булдыра, анда Мәҗлеснең 18 әгъзасы хезмәт итә.
 
Албаниянең бәйсезлеген [[1913 ел]]ның [[29 июль|29 июлендә]] [[Лондон конференциясе (1912–1913)|Лондон конференциясендә]] таныйлар. Яңа барлыкка килгән [[Албания кенәзлеге]]нең чикләрен билгеләгәндә ул чорның демографик үзенчәлекләре исәпкә алынмый кала. Шул ук елның [[15 октябрь|15 октябрендә]] Албаниянең үз сәяси институтлары тәртипкә килеп беткәнче дәүләт эшен карар өчен [[Халыкара контроль комиссиясе]] корыла. Ул Влёрада урнаша. Албания кенәзлегенең беренче көч структурасы буларак, [[Халыкара жандармерия]] дә оештырыла. Ноябрь аенда ук беренче жандармнар илгә килеп җитә. Албания кенәзе [[Вильһелм Вид]] кенәзлекнең беренче кенәзе итеп сайлана. [[7 март]]та ул [[Дуррес]] вилаять башкаласына килә һәм беренче хөкүмәтен оештыра башлый. Моның өчен ул Турхан паша Перметига беренче албан кабинетын формалаштырырга әмер бирә.
 
== География ==