Карл Линней: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 36:
Үзенең төп фәнни хезмәтләрен Линней 30 яше тулганчы яза. Аның “Табигать системасы” хезмәтен унике мәртәбә бастырып чыгаралар. Бу хезмәтнең кайбер [[чыгарылыш]]лары, бигрәк тә алтынчысы ([[1748]]), унынчысы ([[1758]]) һәм уникенчесе ([[1766]]) өстәмә материаллар белән чыга. Атаклы 10 нчы һәм 12 нче чыгарылышлар [[энциклопедия|энциклопедик]] күптомлыкларга әйләнә. Боларда [[хайван]]нар, үсемлекләр һәм [[минерал]]ларга аңлатма бирелә, аларның кайсы [[географик]] киңлектә таралган булуы, [[яшәү мохите]], [[гадәт]]ләре һәм төрләре нинди булуы тасвирлана.
 
Линней [[тереклек]] дөньясында катгый [[иерархия]] тәртибе – [[сыйныф (биология)|классларга]], [[тәртип (биология)|отрядларга]], [[төр (биология)|төрләргә]] һәм [[вариация (биология)|вариацияләргә]] бүленеш кертә. Һәрбер тере җан иясенең әлеге [[система]]да үз урыны билгеләнә. “Төр” аңлатмасын да фәнгә беренче булып Линней кертә. Иң күренекле унынчы мәртәбә бастырылган хезмәтендә ул һәр җан иясенә икеле (бинар) исемнәр бирә. Һәр төрне ике латин сүзе белән атый. Беренче сүз фамилия ролен үтәсә, тереклек иясен охшашлыклар буенча берләштерсә, икенчесе – төрнең үз исеме, ул образлы һәм кыска. Болар, мәсәлән, “крапива жгучая”, “береза белая”, “медведь бурый” һ.б. кебек тәрҗемә ителә. Исемнәрне Линней [[латин теле]]ндә бирә. Карл Линней латин телен биологларның [[халыкара тел]]енә әверелдерә. “Табигать системасы” хезмәте – әле һаман да иң күп кабатлап басыла торган [[фәнни хезмәт]].
 
Гадилеге, эзлеклелеге һәм куллану өчен уңайлылыгы буенча бүгенге көнгә кадәр әле Линней системасын узып киткән система юк. Ләкин, әйтергә кирәк, Линней системасы ясалма булган. Ырудаш формалар күбесенчә төрле классларга кертелгән, ә ырудаш мөнәсәбәтләре булмаган үсемлеклекләр бер класста булып чыккан. Моны исбатлаучы мисаллар күп. Мәсәлән, кыяклыларның күбесе 3 класска кертелгән, ләкин дөге — 6 класста, ә хуш исле кыяк 2 класста булып чыккан. 2 класска хуш исле кыяк белән бергә сирень дә кертелгән.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1622/read#page8 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Суүсемнәр, гөмбәләр һәм лишайниклар систематикасы бит8]</ref>